Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ханты-Мансида автобус һәлакәте өчен гаеплеләр билгеләнде


Ханты-Манси автоном бүлгесендә юл казасы, 4 декабрь, 2016 ел
Ханты-Манси автоном бүлгесендә юл казасы, 4 декабрь, 2016 ел

Русия Тикшерү комитетының Екатеринбурда урнашкан дүртенче тикшерү идарәсе Ханты-Манси бүлгесендә балалар утырган автобус катнашлыгындагы юл казасы нигезендә ачылган җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган.

Беренче тикшерүләр барышында "Сибиряк" спорт мәктәбе мөдире Ирина Тарасова, автобус йөртүче Марат Зәйнуллинга, укучыларны йөртү белән шөгыльләнүче оешма вәкиле Александр Сидорукка, Volvo йөк машинасы йөртүчесе Раил Сәетхановка гаепләү белдерелгән. Бу хакта Русия тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Монна тыш, йөк машинасы йөртүчесе Раил Сәетхановның 2016 елның июнендә мәхкәмә карары нигезендә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәне билгеле була. Ләкин бу хакта мәгълүмат Дәүләт автоинспекциясе системына декабрьдә генә кертелгән. Шул уңайдан Башкортстан тикшерү идарәсе уздырган тикшерүдән соң Дәүләт автоинспекциясенең Уфа бүлегендә эшләүче командир һәм өлкән инспектор дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган, диелә.

Беренче тикшерүләр барышында балалар төркемнәрен йөртүне оештыру турындагы кануннарны камилләштерү турында да тәкъдимнәр кертелгән.

Гаеплеләр һәм каза күрүчеләр җинаять эше материаллары белән танышканнан соң гаепләү карары чыгарылачак һәм эш мәхкмәгә тапшырылачак.

4 декабрьдә Ханты-Манси автоном бүлгесендә автобус, ике йөк машинасы һәм бер җиңел машина бәрелеше нәтиҗәсендә 34 кеше зыян күрде, 12 кеше, шул исәптән 10 бала һәлак булды.

Корбаннар арасында Идел буе спорт академиясенең Чаллы бүлеген тәмамлаган Татьяна Тихонова да бар иде.

XS
SM
MD
LG