Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башка Русия" активисты Таисия Осипова вакытыннан алда иреккә чыгарылды


Таисия Осипова
Таисия Осипова

Мәхкәмә "Башка Русия" активисты Таисия Осипованың вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итүне сорап язган мөрәҗәгатен канәгатьләндерде.

Сишәмбе Таисия Осипова иреккә чыкты. Бу турыда "Башка Русия" фиркасенең Twitterында хәбәр ителде.

2011 елда Осипова зур күләмдә наркотик таратуда гаепләнеп, ун елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. 2012 елның августында Смоленски мәхкәмәсе төрмә хөкемен сигез елга калдырды.

Таисия Осипова үз гаебен танымады һәм наркотикларны үз фатирына полиция хезмәткәрләре ташлаганлыгын белдерде. Ул үзенә каршы эшне ире – рәсми теркәлмәгән "Башка Русия" фиркасе җитәкчеләренең берсе Сергей Фомченковка басым ясау өчен оештырылган дип саный.

Күптән түгел оппозициядәге активист Илдар Дадин да төрмәдән иреккә чыгарылды.

Соңгы араларда мәхкәмә карарларының йомшаруын кайбер белгечләр вакытлы яки очраклы күренеш кенә дип саный. Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев нәтиҗәләр ясарга иртәрәк ди. "Машина" эшләвен дәвам итә. Әлегә мин зуррак вакыт аралыгын караганда репрессияләрнең йомшаруының ниндидер билгеләрен күрмим", ди Ясәвиев.

XS
SM
MD
LG