Accessibility links

пәнҗешәмбе, 27 апрель 2017, Казан вакыты 08:22

Башкортстанда эшләүче кайбер матбугат чаралары вәкилләре Уфа Шәһәр шурасы рәисе Валерий Трофимовка журналистларны шураның комиссияләр утырышларына кертүне таләп итеп мөрәҗәгать тапшырды.

Уфа Шәһәр шурасы рәисенә юлланган мөрәҗәгатьтә матбугат чаралары вәкилләрен утырышка кертмәү кискен тәнкыйтьләнә.

"Депутатлар эшчәнлеген, шул исәптән комиссияләр утырышларындагы эшчәнлекләрен яктырту – журналистның кануни хокукы. Утырышларда шәһәр халкын борчыган көндәлек мәсьәләләр каралуын исәпкә алганда, депутатлар сайлаучылар алдында канун таләбен үтәргә тиеш, ә шура җитәкчелеге депутатларны моңа өндәргә тиеш", диелә мөрәҗәгатьтә.

Журналистлар шураның рәсми сайтында утырышлар алдыннан хәбәр итүне, теләге булган барлык матбугат чараларын да утырышларга кертүне таләп итә.

"Комерсант-Башкортстан", "АиФ-Башкортстан", "Медиакорсеть", "Башмедиа", "Бизнес ФМ", "Свобода", "Эхо Москвы", "РБК-Уфа", "ПроУрал.Инфо" һәм башка медиа журналистлары имзалаган мөрәҗәгать сишәмбе матбугат очрашуы вакытына шура рәисенә тапшырылган.

Валерий Трофимов "мәсьәлә хәл ителәчәк" дип белдерә. "Быел май аеннан да калмый комиссияләр утырышлары матбугат өчен ачык булачак", ди шура рәисе.

XS
SM
MD
LG