Accessibility links

Интернетта татарча мемнарны кем, ничек һәм ни өчен ясый?


Tatar memes төркеме бите күренеше
Tatar memes төркеме бите күренеше

Вконтакте челтәрендәге Tatar memes төркеме татарча мемнар чыгара. Берничә ай эчендә ул шактый күп укучы җыйды һәм яшьләр арасында популяр булган абстракт мемнар төркемнәре арасында беренче булып тора.

Мем – көлке, ирония яки сатирик төсмергә ия медиаобъект (рәсем, фото, коллаж). Билгеле булганча, интернет яртылаш шундый мемнар белән тулган. Гадәттә алар репостлар аша яшен тизлеге белән тарала һәм тулылана. Бу формат татар интернетына да үтеп керде.

Tatar memes төркемендә төп фигуралар – өчпочмак, Салават, Бөгелмә бальзамы, Шүрәле һәм чәк-чәк. Кайчак милли темага күпләр аңламый торган мемнар да очрый. Берсендә Азатлыкка да "эләкте". Гадирәк итеп әйткәндә, Tatar memes төркеме төрле өлкәдәге, ләкин татар аудиториясенә таныш булган популяр фигуралар, брендларны мемнар яссылыгына күчереп юмористик контент ясый. Төркем җитәкчесе – Себердән Казанга укырга килгән 23 яшьлек Тимур Бахтияров. Азатлык Тимур белән татарча мемнар турында сөйләште.

Тимур Бахтияров Шүрәле белән
Тимур Бахтияров Шүрәле белән

–​ Tatar memes паблигын башлау фикере каян килде? Кайчан башладыгыз?

– Вконтакте-да татар тематикасына бик күп мем йөри иде, мин аларны үземә җыеп бардым. Аннан соң шуларны куеп барырга һәм үзем уйлап чыгарган мемнарны чыгарыр өчен паблик башларга уйладым. Аны узган елның 25 октябрендә башлап җибәрдем, ялгышмасам.

Error rendering VK.

– ​Пабликның берәр максаты бармы? Яки ул бары тик күңел ачу чарасы гынамы?

– Махсус максатым юк иде, мин бары тик интернет-контент ясыйм. Миңа бу ошый, башкаларга да. Ә синең хезмәт җимешең башкалар күңелен җылыта икән – бу бик шатландыра. Шулай ук бу соус астында татар мәдәниятенең популярлашуы да куандыра – пабликта татарлыктан ерак торган, татар телен һәм мәдәниятен бөтенләй белмәгән кешеләр бар, ләкин аларга барыбер ошый. Мемнарга татар әкиятләре каһарманнарын, татарлар таныган йөзләрне катнаштырырга тырышам.

Error rendering VK.

– ​Темаларны, рәсемнәрне каян аласыз? Язылучылар күп пост җибәрәме? Нинди өлешен чыгарасыз, нинди өлешен кире кагасыз?

– Барысы да чит ил яки Русия контенты нигезендә, татар үзенчәлекләрен кушып ясала. Бик җиңел. Күп әйбер интернетта инде популяр булган мемнар нигезендә ясала. Бик тар сегментта мемнар ясау авыр (мисал өчен, Шүрәлене бөтен кеше белә, ә Камыр-Батырны юк), ләкин барыбер иҗади яктан эшләргә җирлек күп. Паблик тәкъдимнәренә күпчелек мәгънәсез әйберләр килә, шуңа күрә укучылар җибәргән постларның 70 процентын кире кагам. Шулай да язылучылар кайчак шактый кызыклы контент җибәрә, аларны бик теләп чыгарам.

Error rendering VK.

– ​Пабликка берничә айда 5 мең кеше җыелды. Бу яхшы нәтиҗә. Уңышның сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Уңышның сере нидә икәнен белмим, моны бик зур уңыш дип тә исәпләмим. Минемчә, мин бары тик интернетта "буш" булган урын таптым. Башта берничә зур паблик репостлар ясады, аннан соң үзеннән үзе китте.

– ​Пабликка язылучылар –​ кем? Яше, географиясе, якынча портрет ясый аласызмы?

– Язылучыларга якынча 18-20 яшь, күпчелеге Татарстаннан, якын төбәкләрдән, хәтта Русиянең ерак почмакларыннан һәм башка илләрдән да бар. Казакъстан һәм Азәрбайҗаннан күп.

Error rendering VK.

– ​Пабликтан табыш көтәсезме? Бәлки реклама аша?

– ​Иҗатымны акча эшләү ысулынам әйләндерәсем килми, чөнки бу инде иҗат булмый. Кешеләргә кызык булуын телим. Иң элек тагын да күбрәк кеше әлеге паблик турында белүен телим.

– ​Мемнар – бүгенге интернет культурасының аерылгысыз өлеше. Ничек уйлыйсыз татар аудиториясе үзенең мем-культурасын булдыра алырмы?

– Үзем дә гаҗәпләндем – татарча мемнар сегменты отышлы булды. Шул ук вакытта зур аудитория җәлеп итте: татарлар сан белән Русиядә икенче халык бит, һәркем алар турында ни булса да белә. Шуңа күрә татар мемнары алга таба да дәвам итер, идеяләр ташып торыр дип өметләнәм.

Error rendering VK.

XS
SM
MD
LG