Accessibility links

Кайнар хәбәр

Горурлык һәм дуңгызчылык


Узган ай Азатлыкта Минзәлә халкының Коноваловка авылы янында дуңгыз үрчетү комплексы төзелешенә каршы имза җыя башлавы турында язма дөнья күргән иде. Шуннан соң бу төзелеше туктатыла, аны башка урынга күчерү мәсьәләсе карала дигән хәбәр чыкты. 14 март Минзәлә районы прокуратурасы "Камский бекон" дуңгызчылык фермасын төзү өчен Коноваловка авылы янындагы җирләрне арендага алганда канун бозган дигән кисәтү белән чыкты. "Экозона–Минзәлә" инициатив төркеме җирне арендага алу документлары канун бозып рәсмиләштерелгән дип прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Тикшерүдән соң прокуратура Минзәлә районы башкарма комитетына җиргә карата канун бозуларны туктатырга күрсәтмә биргән, арендага җир алу килешүләрен юкка чыгарырга тәкъдим иткән һәм комплексны Коноваловка тирәсендә төзергә ярамый дип кисәткән. "Экозона–Минзәлә" инициатив төркеме активисты Павел сүзләренчә, алар районда дуңгызчылык фермасына каршы көрәшне дәвам итәчәк. Минзәлә районы халкы арасында комплексны инде башка бер урында, Новое Мазино авылы тирәсендә төзергә мөмкиннәр дигән сүз дә таралган. Бу авыл Ык елгасыннан 2 чакрым, Казан-Уфа юлыннан 15 чакрым ераклыкта урнашкан. Новое Мазино авылы халкы да дуңгызчылык комплексы безгә кирәкми дип ризасызлык белдерә башлаган.

Шулай итеп, дуңгыз фермасы тирәсендә тартышу дәвам итә. Сезнең игътибарга шул уңайдан язылган бер комментар тәкъдим итәбез.

Кызыма мәктәптә "Татарстан – минем республикам!" дигән темага инша язарга кушканнар. Шул иншада ул Татарстан белән горурланырга тиеш икән. Сабый бит, Татмедиа чыгарган газеталарны укымый, шуңа да горурлану мәсьәләсе аксый моның, миннән ярдәм сорый. Хуш, горурланырга безгә куш, яшьтән үк өйрәттеләр бу эшкә. Патриот булып үстек, шөкер. Тәҗрибә уртаклашырлык түл бар. Татарстан гынамы, Русия белән дә горурландык, Совет Берлеген инде әйткән дә юк, социализм юлын сайлаган илләрнең язмышы да күңелдәге иң нечкә кылларны кузгата иде.

Асылын җуймаган татар кайда гына яшәмәсен, яһүдкә Израил кебек үк, Татарстан да аның күңеле түрендә. Мин дә, читтәрәк туып үссәм дә, малай чакта ук газиз республиканың Мәскәүне бер миллиард тонна нефтькә баетуына (хәзер инде ул 3 млрд.тан артып китте), КамАЗ салынуга, ил амбарына көзен миллионлаган тонна ашлык тапшыруга (ел саен чәчүгә иртәрәк чыгалар иде дә, уңыш та гел арта бара иде; соңрак Арчада чәчүгә февральдә үк чыгып, июньдә үк игенне гектарыннан сиксән центнер җыеп алдылар шикелле), тагын әллә нәрсәләргә сөенеп, горурланып йөри идем. Аннары хоккейда, футболда җиңүләр, Ренат Ибраһимовның Мәскәүдә җырлавы, тагын әллә нәрсәләр өстәлде. Татарстан гел алдынгы булырга тырыша иде ул заманнарда да.

Ләкин ярты гасыр дәвамында бер үк нәрсәләр белән горурланып яту безгә төс түгел, минемчә. Дөрес, бүген дә нефть чыга, Чаллы заводындагы конвейердан КамАЗлар тәгәрәп төшә, ярышта җиңәләр, Ренат Ибраһимов һәмишә җырлый. Җырлау гына түгел, җитмеш яше тулып килгәндә сигезенче баласы туган әнә, китап язган. Горурланырлык.

Дуңгызчылыкта без аерата алда. Читтәге милләттәшләр арасында борыннарын җыерып куючылар табылыр, әмма Татарстанда дуңгызны хөрмәт итүчеләрнең моңа эче пошмый

Тик күңел шундый нәрсә бит ул, гел яңалыкка, үзгәлеккә омтыла. Өр-яңа уңышларны ул кадәр җентекләп эзлисе дә юк, күз алдында алар! Телевизорда “Яңа гасыр” каналын гына ач. Авыл хуҗалыгында икән хәзер безнең төп уңышлар. Авыл халкы кими, авыллар бетеп бара, ә менә хуҗалыгы гөрли! Аның өчен чөнки инвесторлар бар. Колач зур, авыз киң. Дуңгызчылыкта исә без аерата алда. Күршеләрнең төшенә дә кермәгән алгарыш. Читтәге милләттәшләр арасында борыннарын җыерып куючылар табылыр, әмма безнең Татарстанда дуңгызны хөрмәт итүчеләрнең моңа эче пошмый. Аларның борыны акча исен генә тоя. Чөнки һәр хәрәм нәрсә кебек мыркылдыкларның да кереме тиз һәм күп. Вак-төяк колхоз фермалары инде тарихта калды, хәзер меңнәрчә дуңгыз асрый торган мегакомплекслар төзелә. Безнең җитәкчеләр вакланырга яратмый, алар һәр өлкәдә бар малны бер учка җыярга маһир. Тик хан сарае төзеп бирсәң дә, дуңгыз дуңгыз булып кала шул, сасысы бигрәк зәһәр. Бүтән хайваннарныкыннан аермалы буларак, аның тизәге тирес булырга да ярамый, имеш. Сасысын бетерә торган чит ил технологияләре бар икән дә – аларны файдаланганда дуңгызлардан хушбуй исе генә килеп торачак! – инвесторлар шулай вәгъдә итә, тик бит һәркем белә: алар өчен вәгъдә иман түгел, иманнан әллә кайчан ук дуңгыз иярләп качканнар; халык саф һава суласын дип, өстәмә миллиардларны болармы сарыф итәчәк?

Дуңгызчыларның барысы да кайчандыр бабалары мөселман булган үз татарымыз

Әле менә дуңгызчылыкның “Кама беконы” дигән флагманы Минзәләгә якын гына ун меңнән артык дуңгыз асрый торган комплекс салырга җыенган иде. Минзәлә бит табигый гүзәллеге сакланган сирәк районнарның берсе. Чуашы-урысы, мөселманы-керәшене дуңгызчыларга каршы төшкән, тиз арада өч меңнән артык кеше имзалаган гарызнамә пәйда булган. Ләкин дуңгызчылар да юк-бар кеше түгел: “Безнең дуңгызлардан сасы таралмый”, дигәннәр. Чит илләрдән яңа технологияләр сатып алмасалар да, дуңгызларны үзебезчә тәһарәтләп торырга ниятлиләр, күрәсең. Чөнки дуңгызчыларның барысы да кайчандыр бабалары мөселман булган үз татарымыз. Тәһарәтләсәң, дуңгызлары да татарныкы була, мөгаен. Итен сатканда “хәләл” мөһере куярга берәр мулласы да табылырга мөмкин, әйттем исә кайттым.

Мегакомплекска каршы чыгучылар дуңгыз итенең без мөселманнарга хәрәм булуын бик телгә алмый. Чөнки мөселман экстремисты, дип утыртып куюлары да бар. Былтыр Тукай районы Калмаш авылы янында төзелергә тиешле шундый зур комплекс ниятенә каршы халыкны җыенга чакырган, дип, авыл мулласы Әхмәтбизан Борһановны хөкем итәргә маташтылар бит. Авыл халкының бердәмлеге генә аны хаксыз җәзадан йолып калгандыр. Кемнең тагын шул ук газаплы юлны үтәсе килсен?

Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минзәләгә депутатлар сессиясенә килгәч, дуңгызчылыкны яклавын ачык белдерде. Минзәлә җитмеш процентка дотациядә, ә дуңгыз асрау комплексы 9 миллиардлык инвестиция дигән сүз, өстәвенә шактый гына эш урыннары белән дә тәэмин итәчәк. Шулай да ул үзләренең халык теләгенә каршы бармаячакларын да белдерде. Ләкин минзәләләрне бүтән төбәкләр өстенә салынмаска чакырды. Янәсе, инвестицияләр эзләгез, салым түләү базасын арттырыгыз, саф һава сулап кына яшәп булмый.

Нигәдер андый мегакомплексларны мөселман татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә салырга тырышалар

Берәрсе эшмәкәр булырга теләсә, аны күпме сынаулар көтәсен ул белмимени? Вак һәм уртача эшкуарлыкның тамырына балта чабып торулары хакында да ишетмәгәнме? Ә бит дуңгызчылык мегаполислары аерым кеше кулында булсалар да, аны дәүләт ярдәменнән башка һич ничек тә корып та, күтәреп тә булмый. Николай Федоровның (Чуаш республикасының элекке башлыгы), Русия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры булып эшләгәндә, Татарстанда дуңгызчылык тармагы өчен бик тырышып йөрүе истә. Нигәдер андый мегакомплексларны мөселман татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә салырга тырышалар. Берничә ел элек 10 мең кеше яшәгән Урта Әләзән янында дистәләрчә мең дуңгыз асрый торган шундый комплекс салырга маташканнар иде. Ләкин халыкның бердәм каршылыгына очрап, әлеге төзелешне бик теләмичә генә бүтән төшкә күчерергә мәҗбүр булдылар.

Ә менә Буада унике мең тонна дуңгыз ите җитештерә торган терлекчелек комплексы гөрләп (мыркылдап!) эшли. Татарстан үзебезне генә түгел, бөтен тирә-як төбәкләрне дуңгыз ите белән тәэмин итә ала. “Кама беконы” исә Идел буенда иң эре дуңгызчылык комплексы. Ничек горурланмыйсың? Бу мәкаләне дә дуңгызчылыкка каршы дип кабул итә күрмәгез тагын. Дуңгыз ул безнең илдә хөрмәткә лаек җан иясе. Иптәш, дисәң дә була. Коръән Кәримдә дә бит дуңгызларның борынгы заманда кеше булулары турында аять бар. Иман китермәгән бәндәләрен Аллаһы тәгалә дуңгызга әверелдергән. Шуңа да ул ашар өчен хәрәм. Чыннан да, дуңгыз анатомик яктан кешегә бик нык охшаган икән. Эчке органнары да кешегә мач килеп тора, диләр.

"Кама беконы" Идел буенда иң эре дуңгызчылык комплексы. Ничек горурланмыйсың?

Хәтерләсәгез, җиде-сигез ел элек дуңгыз гриппы бик көчәйгән иде. Шактый дуңгызның башына җиттеләр. Гаммәви мәгълүмат чараларында бу хакта бер шаулап алдылар да, бераздан дуңгыз сүзе кулланылмый башлады, аның урынына Н1N1 вирусы телгә керде. “Кош гриппы турында авыз тутырып әйтәләр, нигә дуңгыз дияргә тайчаналар соң?” дигәч, язучы Марсель Галиев кыска гына аңлаткан иде: “Толерантлык!”

Шуңа да мин дуңгызчылыкны читкә куеп, кызыма Татарстанның искиткеч гүзәл табигате турында язарга киңәш бирдем.

– Кайда соң ул? – дип сорады ул.
– Кайда-кайда, Минзәләдә!

Язып калсын әлегә, дуңгыздан бер кыл булыр ичмаса!

Ркаил Зәйдулла
язучы, Тукай бүләге иясе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG