Accessibility links

шимбә, 29 апрель 2017, Казан вакыты 10:36

Идел буе мөфтиләре: исламга катнашы булмаучылар мөселманнар эшенә тыкшына


Белдерү кабул ителгән утырыш, сулдан: Мөхәммәт Байбиков (4нче), Мөкаддәс Бибарсов (5нче), Ислям Дашкин (6нчы). 25 февраль 2017 ел

Идел буе мөселман вәкилләре Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин күптән түгел белдергән дәгъвалар төбәктәге мөселманнарга да кагыла дип саный. Шул сәбәпле алар Гайнетдингә яклау белдерде.

Идел буе төбәкләре мөфтиләренең белдерүе турында Азатлык инде язып чыккан иде. Русия мөфтиләр шурасы рәистәше, Сарытау мөфтие Мөкаддәс Бибарсов, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ислям Дашкин, Ульян мөселманнары Үзәкләшкән Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөхәммәт Байбиков кабул иткән белдерүдә Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә яклау белдерелә. Азатлык әлеге мөфтиләрдән белдерүне кабул итәргә нәрсә этәрүе белән кызыксынды.

Сарытау мөфтие Мөкаддәс Бибарсов сәфәрдә булу сәбәпле, әлеге белдерү турында Сарытау мөселманнары Диния нәзарәте идарәсе башлыгы Ильяс Богатырев җавап бирде.

“Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкләгән Русия мөфтиләр шурасы яшьләр белән, шул исәптән аларны төрле ялган радикал юллардан китүдән саклап калу өчен эшләргә тырыша, башка бик күп чаралар уздыра. Шул ук вакытта матбугат вәкилләре бу чараларга максатчан рәвештә игътибар итми. Равил хәзрәт Гайнетдин күптән түгел матбугат очрашуында шул хакта зарланып сөйләде. Бу аның гына фикере түгел, әлеге проблемнарга төбәкләрдә дә аптырыйлар.

Русия мөселманнарына багышланган “Мусульмане” тапшыруын ник яптылар? Бу тапшыруны эфирдан алып ату турында кем карар кылган?

Исламга багышланган иярчен телеканал булдыру турында да сөйләделәр, әмма ул гамәлгә ашмады, чөнки вәгъдә ителгән ярдәм тукталды. Бу акчалата ярдәм дип әйтүем түгел, аннан тыш бит әле лицензия алу кирәк, төрле карарлар имзалау мөһим. Русия мөфтиләр шурасы уздырган чараларга тиешле ярдәм күрсәтелми.

Мөселманнар башкарган уңай чаралар игътибардан читтә кала

Матбугат чаралары бары тик халыкта шау-шу тудырган вакыйгаларны гына яза. Бу - террор гамәлләре, экстремистик белдерүләр, мөселманнар исеменнән сүз йөртүче кайбер җинаятьчеләр гамәлләре. Ә мөселманнар эшләгән уңай чаралар игътибардан читтә кала, шул сәбәпле ислам турында җәмгыятьтә дә, хакимият вәкилләрендә дә начар фикер туа.

Аннары исламга бернинди дә катнашы булмаучы кайбер вәкилләр мөселманнарның һәм мөселман оешмаларының эчке эшләренә тыкшынырга ярата. Аларга карата тискәре бәя бирәләр. Равил хәзрәт Гайнетдин чыгышында, мисал өчен, шундыйларның берсе - Роман Силантьев исеме яңгырады. Мондый кешеләр тыкшынуы бөтен мөселманнар тормышында һәм Русия җәмгыятендә чагылыш таба.

Равил хәзрәт Гайнетдин хакимиятне үзләренә отышлы булган оешмалар булдыруда гаепләде. Идел буенда мондый хәлләр юк әлбәттә. Мәскәүдән читтәрәк яшәп без Русия президенты идарәсе белән турыдан-туры эшләр алып бармыйбыз, әмма Равил хәзрәтнең фикерләре белән тулысынча килешәбез”, диде Богатырев.

Ул әлеге белдерү кабул иткәндә Русиянең алты төбәгеннән вәкилләр катнашуын әйтте, әмма белдерүгә мөфтиләр исемен генә куярга килешкәннәр.

Белдерүне имзалаган Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ислям Дашкин шулай ук хакимият һәм башка кайбер вәкилләрнең мөселманнарның эчке эшләренә тыкшынуына дәгъва белдерде.

“Шул ук Роман Силантьевлар яки башкаларның тыкшынуы төбәкләрдә дә чагылыш таба. Аерым алганда төбәкләрдәге эчке сәясәт белән шөгыльләнүчеләр безнең эшләргә кысыла башлый.

Бу ниндидер губернаторлар түгел, ә аерым кечкенә түрәләр. Шул ук хакимият башлыклары урынбасарлары, мәгариф министры урынбасары булырга мөмкин. Алар үз җитәкчеләренә “күрегез, бик әйбәт эшлибез”дип күрсәтергә тели.

Аннары кайбер вәкилләр мөселманнар Диния нәзарәтен, мөселман җәмгыятен алар белән эш итмәүдә, теләктәшлек белдермәүдә гаеплиләр. Шул ук вакытта үзләре безгә тикшерүләр җибәреп борчый. Әле бит ниндидер вак түрәләрне җибәрәләр. Алар безгә татар яки мөселман диаспорасы дип карый, гәрчә без монда җирле халык булсак та. Шуңа кайвакыт саклык белән карарга туры килә.

Төрле тикшерүләр уздырып аптыраталар

Мисал өчен, бездәге татар авыллары оешмасының Пенза шәһәрендә мәчет төзү теләге бар, әмма җитәкчеләр моңа каршы тора. Төзелеш өчен җир алу кыен.

Тагын бер проблема: кайбер гаиләләр балаларын өйдә укытуга күчерде. Канун рөхсәт итсә дә мәгариф министрлыгы кешеләре килеп эшне туктатырга тели. Пензадагы бөтен балаларның мәктәптә укуын телиләр, гәрчә башка төбәкләрдә өйдә укыту кулланылса да.

Аннары православ гимназияләр, кадет мәктәпләре бар. Ни өчен татарлар яки мөселманнар гаиләдә укый алмаска тиеш? Килеп тикшерүләр уздыралар, хәтта кем кушканын да белмибез.

Пензада бит зур татар авыллары күп. Алар гомер-гомергә үз хокукларын яклап торды. Бу күрәсең кемгәдер ошамый башлагандыр. Равил хәзрәт еракта булса да, мондый хәлләрне белеп тора”, диде Дашкин.

Белдерүне кабул итүдә катнашкан Ульян мөселманнары үзәкләшкән Диния Нәзарәте рәисе мөфти Мөхәммәт Байбиков Равил хәзрәт Гайнетдинның матбугат очрашуында әйткән барлык сүзләре белән килешүен әйтте. Ул Мордовиядә яулыклы укытучыларга “бәйләнү” башланганнан соң, Ульянда да моны бер борчылу белән күзәтүен белдерде.

“Ульян өлкәсендә инде 2013 елда ук мәктәпләрдә яулыкларны тыю турында канун кабул ителде. Губернатор урынбасарлары белән бу мәсьәләдә күп бәхәсләшергә туры килде, әмма аннары ничектер проблемнар тумады. Менә хәзер Мордовиядәге хәлләр бездә дә чагылмасмы дип куркып торабыз.

Мәчет төзергә халык ризалыгы кирәк, ә чиркәүгә юк ахры

Тагын бер мәсьәлә – хәзер мәчетләр төзергә уйласаң халык ризалыгы кирәк, диләр. Әлеге проблем бөтен өлкәләрдә дә бар, шуңа мәчет төзү авыр. Ә менә чиркәүләр белән андый мәсьәлә юк дип беләм. Мисал өчен барлык зур хастаханәләр янында, бала тудыру йортында чиркәүләр бар”, диде ул.

Исегезгә төшереп узабыз, 25 февраль утырышта кабул ителгән әлеге белдерүдә мөфтиләр президент, Конституция һәм гомумкешелек кыйммәтләренә карамастан, Русиядә исламның бары тик мәдәни чалым гына булуын, ә мөселманнарның үз динен бары елга ике тапкыр бәйрәм намазлары вакытында гына тотуын теләүче кайбер кешеләр җәмгыятьне фетнә һәм дошманлыкка илтә, диелгән.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин хакимияттә, аерым алганда Русия президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсендә эшләүче түрәләрне мөселман дөньясына таркаулык кертергә, дошманлык оештырырга тырышуда гаепләде. Моңа дәлил итеп ул түрәләрнең “курчак” итеп тотылучы яңа идарәләр булдыру һәм аларга ярдәм итәргә тырышуын китерде.

Ул шулай ук исламофоб Силантьевның яңа оешма оештырып йөрүен, телевидениенең мөселманнарны каралтучы тапшырулар күрсәтүен, ә Русия мөфтиләр шурасының Сүрия белән Лүбнән чигенә тупланган качакларга ярдәм итүнен игътибарсыз калдыруын әйткән иде.

Идел буе мөфтиләре Русия мөфтиләр шурасының илдәге мөселман мәгарифен үстерү өчен мәчет, мәдрәсәләр, интернет каналлары, сайтлар, телевидение тапшырулары булдыруы, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, мәдәни һәм хәйрия чаралары уздыруын искә алып оешма җитәкчесе Гайнетдин һәм аның тарафдарлары гамәлләрен яклавын һәм аның белдерүләре белән тулысынча килешүен әйтә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG