Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илми Умеровны гаепләү эше нигезендә тикшерү тәмамланган


Илми Умеров
Илми Умеров

Кырымтатар халкы Мәҗлесенең рәис урынбасары Илми Умеровка карата эктремизм гаепләве нигезендә ачылган эшне тикшерү тәмамланды. Бу хакта Умеров Facebookта үзе хәбәр итте.

Чәршәмбе тикшерүче Умеровка һәм аның адвокатларына танышып чыгу өчен эш материалларын биргән. Танышу 7 мартка кадәр тәмамланырга тиеш. Ә бу - һәркайсы якынча 250 бит булган өч том. Шуннан соң гаепләү бәяләмәсе прокуратурага тапшырылачак, ә аннан эш мәхкәмәгә китәчәк. Умеровның яклаучылары мәхкәмә тыңлаулары бер айдан башланыр дип өметләнә.

59 яшьлек Умеровны Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга чакыруда гаеплиләр. Җинаять эзәрлекләвенә аның телеэфирда әйткән сүзләре сәбәпче булды. "Русияне Кырымнан һәм Донбасстан китәргә мәҗбүр итәргә кирәк", дигән ул. Сәламәтлеге начараюга карамастан, 11 августта Умеровны психиатрик хастаханәгә мәҗбүри тикшерү узарга яптылар. Умеров "психиатрик экспертиза – миңа тәэсир итү ысулы", дип белдерде

Аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмә былтыр 26 апрельдә Мәҗлесне экстремист оешма дип атаучы карар чыгарды. 29 сентябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе, Мәҗлес аппеляциясен кире кагып, бу карарны раслады. АКШ, Европа берлеге, Украина һәм Төркия бу тыюны гаепләп чыкты.

XS
SM
MD
LG