Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановны котларга җыелган КФУ студентларының гамәлләре канунга каршы килә


Рөстәм Миңнехановның Instagram сәхифәсе
Рөстәм Миңнехановның Instagram сәхифәсе

Федераль канунга ярашлы, урам җыеннары иртәнге җидедән дә иртәрәк башланырга тиеш түгел. Ә студентлар хөкүмәт йорты янына иртәнге алтыда ук җыелган.

КФУ студентларының 1 мартта Татарстан хөкүмәте бинасы янында зур баннер белән Рөстәм Миңнехановны котларга җыелулары кануни булмаган. Бу хакта мэриягә җибәрелгән хатка килгән җавапта язылган.

Анда белдерелгәнчә, "Җыелышлар, митинглар, урам җыеннары, пикетлар" турындагы федераль канунга ярашлы, әлеге чара иртәнге сәгать җидедән уздырылуы килешенгән".

Татарстанның кайбер матбугат чаралары язуынча, студентларны хөкүмәт бинасы янына иртәнге сәгать алтыга китергәннәр, ә Рөстәм Миңнехановның студентлар фотосы Instagram сәхифәсендә 6 сәгать 19 минутта чыга.

Митинглар турындагы федераль канунга ярашлы, урам җыеннары иртәнге сәгать җидедән дә иртәрәк башланырга тиеш түгел. Русиянең истәлекле көннәре һәм мәдәни эчтәлекле җыеннар гына иртәрәк башлана ала.

XS
SM
MD
LG