Accessibility links

сишәмбе, 28 март 2017, Казан вакыты 01:35

Русия Үзәк банкы исәпләвенчә, Татфондбанкны санацияләү (тернәкләндерү) өчен 220-230 млпд сум кирәк булачак. Бу турыда Үзәк банкның рәис урынбасары Ольга Полякова белдерде. Ягъни Татарстанның быелгы бюджетыннан да күбрәк акча кирәк булачак.

2016 елның 1 февраленә Татaфондбанкның балансындагы "тишек" 96,7 млрд сумлык булган. Вакытлы идарә кертелгәнче банкның активларындагы "тишек" 43 млрд дип бәяләнгән иде. Вакытлы идарә ул җитешсезлекнең зуррак булуын ачыклады.

Полякова әйтүенчә, декабрь башында банкның кайбер гамәлләре финанс хәлен тагын да начарайткан.

Татарстанның 2017 елгы бюджетында керем өлеше 178,5 млрд, чыгымнар 185,6 млрд сум тәшкил итә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG