Accessibility links

якшәмбе, 30 апрель 2017, Казан вакыты 23:52

4 мартта Татфондбанкның матбугат вәкиле Юлия Гәрәеваның машинасы Казан читендә утка тотылган. Һөҗүм вакытында Гәрәева кызы белән машинада булган.

Гәрәева машинасының алгы тәрәзәсенә атканнар, яраланучылар юк, шулай да тәрәзәсен алыштырырга туры килгән.

Гәрәева "Idel.Реалии"га аңлатма биреп, бу һөҗүм артында Татфондбанк мөштәриләре тора дип исәпләмәвен әйтте. Ул, машинага зыян килүгә кәефе төшеп, аның фотосын Instagramга чыгаруын әйтте. Әмма, Гәрәева фикеренчә, ачулы мөштәриләр үч алу өчен аткан дип исәпләргә кирәкми, чөнки алар матбугат вәкиленең нинди машинада йөрүен белмиләрдер дә.

Ул шулай ук бер мәртәбә пневматик коралдан атуны утка тоту дип атау дөрес түгел дигән фикерен дә әйтте.

Юлия Гәрәева Татфондбанкның матбугат вәкиле итеп 2016 елның ноябрендә билгеләнгән иде. Аңарчы ул берничә ел Татарстанның мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәтен җитәкләде, ә аңа кадәр "Ведомости-Поволжье" газеты мөхәррире булды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG