Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный милли телләрне саклауга күбрәк акча бүлү вәгъдәсен кабатлады


Алексей Навальный Казанда матбугат очрашуында
Алексей Навальный Казанда матбугат очрашуында

Алексей Навальный Казанда узган матбугат очрашуында милли телләрне саклауга күбрәк акча бирү яклы, Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсен озайтуга каршы булуын әйтте.

Азатлыкның Татарстанда татар теле хәле турындагы соравына җавап биреп Алексей Навальный андый проблем булуын таныды. Навальный бу турыда инде Уфада да үз фикерен белдергәнлеген искә алып, "дәүләт милли телләрне саклауга бершартсыз акча бүлергә бурычлы", диде.

"Фильмнар, аерым алганда Татарча, китаплар, газетлар, театрлар һәм башкалар... Моның өчен күп акча да кирәкми бит. Илкүләмендә тотылган акчалар, башка әлләнинди кирәксез нәрсәләргә тотылган акчалар белән чагыштырганда, бу зур акча түгел. Һәм шул зур булмаган акча белән без бу бик мөһим нәрсәнең, федераль дәрәҗәдәге мирас булган милли телнең һәм милли мәдәниятнең саклануын шактый дәрәҗәдә гарантияли алабыз", дип җавап бирде оппозион сәясәтче."Президент Навальный болай да төбәкләргә күбрәк вәкаләтләр бирү яклы. Бернинди дә шартнамә кирәк булмаячак, чөнки мин монда [Татарстанга] күбрәк акча һәм хакимият бирергә кирәк дип исәплим", диде Навальный.

Навальный Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсен озайтуга каршы булуын әйтте.

"Президент Навальный болай да төбәкләргә күбрәк вәкаләтләр бирү яклы. Бернинди дә шартнамә кирәк булмаячак, чөнки мин монда [Татарстанга] күбрәк акча һәм хакимият бирергә кирәк дип исәплим", диде Навальный.

Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында хәзерге шартнамәнең мөддәте быел тәмамлана.

Узган ел ахырында Алексей Навальный Русиядә 2018 елда узачак президент сайлауда намзәт буларак катнашу ниятен белдерде.

Бүген Казанда сәясәтченең сайлау идарәсе бүлеге ачыла. Моңарчы Навальный мондый бүлекләрне биш төбәктә ачты. Сайлау идарәсе бүлекләре барлыгы 65 төбәктә 77 бүлек ачылачак.

XS
SM
MD
LG