Accessibility links

сишәмбе, 28 март 2017, Казан вакыты 05:36

Башкортстан министры: "Уфада татар гимназиясенә ихтыяҗ юк"


Казанда беренче тапкыр "Русия мәгарифе" форумы узды. Өч көн дәвам иткән чарада мәктәпкәчә кадәр яшътәге балаларны тәрбияләүдә инновацион ысуллар куллану, белем бирү белән бергә милләтпәрвәрлекне дә ничек онытмаска дигән темага гомум сөйләшү күп булды. Азатлык исә милли мәгарифкә кагылышлы фикерләргә колак салды.

Казан беренче тапкыр"Русия мәгарифе" җыенына төрле төбәкләрдән министрларны, аларның урынбасарларын, укытучыларны кабул итте. Зур җыенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов катнашты.

Президент сәлам сүзләреннән ары әллә ни сөйләмәде, каядыр китәргә ашыкты. Аңлашыла да, Татфондбанк белән Интехбанкның лицензияләрен гамәлдән чыгару – Мәскәү тарафыннан көтелмәгән "бүләк", аны хәл итәсе бар.

Хәтта федераль министр Ольга Васильева да бу зур мәгариф җыенына Казанга килеп торуны кирәк дип санамаган

Укытучылар җыенына Мәскәүдән зур кунаклар килмәгән иде. Хәтта федераль министр Ольга Васильева да бу зур мәгариф җыенына Казанга килеп торуны кирәк дип санамаган, алдан яздырылган видео аша гына сәламен җибәрде. Казанда аның урынбасары гына күренде.

Әйтергә кирәк, пленар утырышта гомум сүзләр күп булды һәм ул артык озакка сузылмады. Татарстан ягыннан түрәләр барысы да ал да гөл дип хисап тотты, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та югары уку йорты эшчәнлеге белән мактанды, педагогларны әзерләү уңышлы баруы турында сөйләде. Ә югары мөнбәрдән Татарстандагы университетта татар теле укытучыларын әзерләүнең инде юкка чыгарылуы турында ләм-мим.

Милли мәгариф үсеше турында фикерләшү мөмкинлеге секцияләрдә булды. Әмма милли республикалардан килгән министрлар, укытучылар бу хакта артык сүз куертмады. Мәсәлән, БДИны ана телендә узарга мөмкинлек тудыру турында сүз булмады. Мәктәпләрдә православие динен укытуга ныклап керешүгә ризасызлык белдерүчеләр дә күренмәде. Шулай да туган телдә белем бирү, ана телен өйрәнүчеләр саны кими дигән чыгышлар булды. Бу фикер Башкорстанның мәгариф һәм фән министры Гөлназ Шәфыйкова чыгышында ачык күренде. Башкортлар – республиканың төп милләте диде ул.

"Соңгы елларда республикада туган телне өйрәнүче балалар саны 8,6 процентка кимеде, ә Башкортстаннан читтә яшәүчеләр арасында бу сан 30 процентка кадәр үк җитте. Башкорт телен укучылар саны кими. Бу күренеш безне бик борчый, башка төбәкләрдә дә ана телен укыту кануни булса да, бу юкка чыгып бара.

Башкорт, татар, мари, чуашлар арасында урыс телен ана теле итеп укучылар артты

Төрле төбәкләрдә ана телен укыту төрлечә куелган. Кайдадыр атнасына 6 сәгать, кайдадыр 1 сәгать. Милли үзаңны югалтмас өчен кимендә ничә дәрес булырга тиешлеге дә хәл ителмәгән. Урыс теле фәнен карагыз, нинди генә китаплар, методик әсбаплар юк һәм милли телләрнең уку-укыту әсбапларына күз салыгыз. Сайларлык мөмкинлек чикле. Башкорт, татар, мари, чуашлар арасында урыс телен ана теле итеп укучылар артты. Урыс теле белән ана теле дәресләре арасында баланс табу мөһим", дип сөйләде Гөлназ ханым.

Министр федераль үзәк белән хәл итәсе мәсьләләргә дә тукталды. Ул 9 сыйныфны тәмамлаучылар арасында ана теленнән бирелгән имтихан уку йортына кергәндә исәпкә алынырга тиеш дип белдерде. Бүген ул исәпкә алынмагач, аны тапшырырга атлыгып торучылар да юк диде Шәфыйкова.

Башкортстан министры шулай ук Уфа галимнәре тарафыннан язылган дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү кыенлыгы турында да фикерен әйтте. "Татарстан бу эшне башкарды, әмма татар теле, әдәбияты дәреслекләрендә "Туган ягым – Татарстан, башкалам – Казан", дигән сүзләр безне борчый. Без балаларның Башкортстанда калуын телибез. Мәктәптән соң укырга китүчеләрнең саны 24 процент, кире әйләнеп кайтучылар нибары 10 процентн тәшкил итә", диде ул.

Ана телендә белем бирүдән баш тартучылар 8 процентн тәшкил итә

Азатлык радиосы, шулай да, министрдан Башкортстанда башкорт телен укыту эше ничек бара, ата-аналарның башкорт теленә каршы чыгу очраклары ешмы дип кызыксынды. Министр бу уңайдан сер бирмәде.
"Ана телендә белем бирүдән баш тартучылар 8 процент тәшкил итә. Бу санга башкортлар да, татарлар да, марилар да керә. Бу – зур сан. Безне бу мәсьәлә борчый, шул уңайдан без ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торабыз, аңлатабыз. Башка төбәкләр белән дә фикерләшәбез, мәсәлән, татар балалары Татарстанның нәрсә икәнен белеп үсәргә, белем алырга тиеш", диде министр.

Азатлык Башкортстанда ничә татар мәктәбе булуы һәм соңгы 10 елда аларның саны никадәр кимегәне хакында кызыксынды. Әмма Гөлназ ханым төгәл саннарны белми булып чыкты, артык кыскару булмады, балалар санын саклау юнәлешендә эш бара, дип кенә чикләнде.

1997 елда республикада татар телендә уку 1127 мәктәптә алып барылса, бүген аларның саны 628гә калган

Башкортстан түрәсе артык борчылырга сәбәп юк дип тыныч кына сөйләсә, андагы татар җәмәгатьчелеге татар мәгарифе язмышы кыл өстендә дип чаң кага. 1997 елда республикада татар телендә уку 1127 мәктәптә алып барылса, бүген аларның саны 628гә калган.

Башкортстан дәүләт университетының татар кафедрасы галимәсе, Лилия Сәгыйдуллина Башкортстанда татар телен өйрәнү торышы турында белдергән иде. Ул: "Башкортстанда 118 мең татар баласы белем ала. Шуларның 50 меңнән кимрәге, ягъни 42 проценты теге яки бу дәрәҗәдә туган телдә укый. Төгәлрәк әйткәндә, 4635 бала татар телендә укыса, 45033 бала туган телен фән буларак өйрәнә. Аларга 694 укытучы белем бирә. Соңгы егерме елда татар телен өйрәнүче мәктәпләр 500гә кимегән. Бу тенденция дәвам иткән очракта, республикада татар теленең киләчәге юк", дип әйткән иде.

Уфа татарлары күп еллар дәвамында Башкортстан башкаласында тагын бер татар гимназиясен ачу мәсьәләсен күтәрә. Азатлыкның уку йортын ачуга ихтыяҗ бармы дигән соравына министр: "Юк, ата-аналарның сораганы булмады", дип җавап кайтарды.

"Әлегә кадәр татар мәктәбе, гимназиясен ачу тәкъдиме булмады. Ә менә тагын бер татар сыйныфы булдыру турында мөрәҗәгать булды. Без бу юнәләштә эш алып барабыз", диде министр.

Уфада бүген ике татар гимназиясе эшли. Биредә уку-укыту татар телендә түгел, сүз татар теле һәм әдәбиятын фән буларак укыту турында бара. Башкортстан башкаласында шулай ук татар якшәмбе мәктәбе эшли. Тагын бер татар гимназиясе Бәләбәй шәһәрендә бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG