Accessibility links

сишәмбе, 28 март 2017, Казан вакыты 01:35

Татарстан банкларын батыру – республикадагы вазгыятьне махсус какшатумы?


Татфондбанк мөштәриләренең каршылык чарасы (архив фотосы)

Татфондбанк мөштәриләренең каршылык чарасы (архив фотосы)

Татфондбанкның юкка чыгуында Мәскәү эзе бар дип фаразларга мөмкин. Бу адымда республикадагы вазгыятьне какшату омтылышы тора. Шул ук вакытта Татарстан җитәкчелегеннән дә гаепне алырга ярамый. Мәскәү кулы уйнавы бармы? Банк кризисында Татарстан нишләргә тиеш?

Татарстанда хәлләр куера бара. Иш-ишкә дигәндәй, республика җитәкчеләренең башы ныграк авырта башлый. Бу беренче чиратта банк кризисы белән бәйле.

Татфондбанк белән Интехбанктагы акчалары янган мөштәриләр Татарстан хөкүмәтеннән җавап көтә. Алар 4 мартта премьер-министр Илдар Халиков белән очрашып, әгәр безнең мәсьәлә хәл ителмәсә, "Рөстәм Миңнехановны вазифасыннан төшерергә" дигән шигар белән эш итүебезне дәвам итәчәкбез дип ультиматум куйдылар. Халиков 6 март җавап булачак дип вәгъдә итте. Әмма дүшәмбе көнне Халиков белән чираттагы очрашуда катнашкан Татфондбанк мөштәриләре вәкиле, активист Тимур Джабаров әйтүенчә, Рөстәм Миңнехановка куелган ультиматумга карата Халиков бернинди дә нәтиҗәле җавап бирмәгән.

6 мартта җыелганнарның барысы да Халиков белән очрашуга керә алмады. Бер өлеше Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашуга китте. Ләкин Шәймиев күренмәде. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу вакытта ул "Ел хатын-кызы" тантанасында булган.

Мөштәриләр республиканың Сәүдә-сәнәгать пулаты бинасы янына Халиков белән кабаттан очрашуга килгәч, аларны ОМОН каршы алды.

Ачуы чыкканнар арасында акчалары өчен елаучылар күп. Шул ук вакытта кайберәүләр бу вазгыятьтән файдаланып калырга да маташа.

Азатлык радиосы аралашкан белгечләр фикеренчә, Татарстанда туган кризиста Мәскәүнең дә кулы уйнаган булырга мөмкин. Бу салымнар төбәкләрдә калырга тиеш дип федераль үзәк белән телләшергә җөрьәт иткән президент Рөстәм Миңнехановка җавап була ала дигән фикер дә яңгырый. Галим Ильяс Илалетдинов, Татарстанның банк кризисын алдан фаразлап була иде, ди.

Ильяс Илалетдинов

Ильяс Илалетдинов

"Татфондбанкның бөлгенлеккә төшүен алдан фаразларга мөмкин иде. Һәрхәлдә бу хакта ун ел элек тә сүз йөреп алды. Ринат Гобәйдуллин белән Роберт Мусин арасында ызгышлар башлангач та, моны сиземләргә була иде. Республика җитәкчелеге ярдәм итеп килгән иң эре хосусыйлаштыру фондларының идарәчеләре буларак алар үз вакытында әлеге банкны оештырды һәм аны хосусыйлаштыру чорында алган ширкәтләр белән уратып куйды. Соңрак алар арасында кара мәче узды һәм бергә төзегән ширкәтләрнең активлары, банк кредитлары тирәсендә ыгы-зыгы башланды. Банк тирәсендә һолдинглар булдыру – ялгыш идея. Бер көн килеп банк мөштәриләренең акчаларын үз ширкәтләренә тартасы килүләре көн кебек ачык иде.

Татфондбанкның бу нормативка сыешмаганы билгеле иде. Ләкин моны республика җитәкчелеге күрми калды

Ләкин кызыгы шул - Русия Үзәк банкы активлар белән мондый операцияләр башкаруны белергә тиеш иде. Банклар көндәлек күзәтү астында, бөтен акча күчерүләр дә Русия Үзәк банкы контролендә уза. Моңа бәйле махсус нормативлар бар. 2015 елда Н25 дип аталган яңа норматив кертү турында сүзләр йөри башлады. Ул, ниһаять, 2017 елда гамәлгә кертелде. Әлеге кагыйдәгә ярашлы, банк белән бәйле затларга яки затлар төркеменә бирелгән кредитларның бәясе капиталның 20 процентыннан артмаска тиеш. Сынау режимында бу норматив 2016 елдан бирле эшли. Татфондбанкның бу нормативка сыешмаганы билгеле иде. Ләкин моны республика җитәкчелеге күрми калды, алар мондый күзәтүләр алып бармый, фаразлар да ясамый. Икътисад министрлыгы йоклый, банклар үзләре дә нидер эшләргә теләмәде. Сизмәсләр әле, үтәр әле дип уйладылар кебек. Гәрчә ике ел элек үк хәлләрне төзәтә алырлар иде. Русия Үзәк банкы яңа кагыйдә нигезендә банкларны әледән-әле тикшереп торды, югарырак җитәкчелеккә дә тикшерү нәтиҗәләрен әйтми калмагандыр дип уйлыйм.

Татфондбанкны санацияләмәү, лицензиясен алу турындагы сәяси карар иң югары даирәләрдә кабул ителгәндер дип фаразлыйм. Кыска вакыт эчендә генә бөтен кредитларны кайтарып булмаганлыгын аңлап, банкротлык механимзмын кабызып җибәрүнең уңайлы мизгелен генә көтеп торганнардыр. Ә аннары инде бөтен канәгатьсезлек дулкынын Татарстан җитәкчелегенә юнәлтергә план корганнардыр.

Мондый хәлне ике вакыйга аркасында махсус тудырганнардыр дигән шик бар

Хәлләрне әле көздә үк төзәтеп булыр иде кебек. Путин ул вакытта кертемчеләрне тынычландырган иде. Хәер, мондый хәлне ике вакыйга аркасында махсус тудырганнардыр дигән шик бар. Вакыйгаларның берсе – "Перерсвет" облигацияләренең арзанаюы һәм икенчесе – "Столичный" банкын тернәкләндерү өчен акчаларны кайтару.

Нәкъ әлеге хәлләрдән башланды да инде Татфонбанкны юкка чыгару. Аннары алар бик озаклап халыкны тынычландырды, иминиятләштерелгән акчаларын кайтарды, халык күңеленә банкны тернәкләндерәчәкләр дигән уй салды. Банкны бөлгенлеккә төшерүне суздылар. Югыйсә, көзен яки кышын ук юкка чыгарырга мөмкин иде.
Уйлап карагыз, кем инде кышын Министрлар кабинеты каршында республика хөкүмәтенең китүен таләп итеп басып торсын яки ТАИФ каршына пикетларга чыксын? Язны көттеләр. Яз ташкынлы вакыйгалар белән килде. Тагын кайсы яктан китереп сугарлар икән дип көтәсе генә кала.

Мәскәү Татарстанның иң авырткан җиренә сугып, аны якасыннан тотты. Башта Татарстан Дәүләт банкының бөтен вәкаләтләрен алдылар, ул хәзер Түбән Новгород идарәсенең бер бүлеге генә. Аннары уңайлы мизгелне көтеп, республикада икенче иң эре банкны бөлгенлеккә төшерүне башлап җибәрделәр.

Республика җитәкчелеге үзе дә читтә калып хата җибәрде

Республика җитәкчелеге үзе дә читтә калып хата җибәрде. Нефть һәм нефть химиясе кебек үк, финанслар да республика өчен мөһим тармак. Бигрәк тә икътисади мәсьәләләрне үзаллы чишүгә дәгъва кыласың, бюджетара мәсьәләләр күтәрәсең, Русия төбәкләре арасында алдынгы булырга тырышасың, республиканың инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген арттырасың икән, бу хакта онытырга ярамый. Дәүләт банкының элекке җитәкчелегенең дә гаебе бар. Вәкаләтләре күп булган чакта алар "Уникс" баскетбол такымы эшчәнлеге белән шөгыльләнде", ди Ильяс әфәнде.

Татфондбанк мөштәриләре республика җитәкчелегеннән, ТАИФ, Татэнерго акчаларын алып, акчаларыннан колак кагучыларны коткарырга тәкъдим итә. Оппозициядәге сәясәтче Алексей Навальный аларга бу мәсьәләне куертып торырга, сәясиләштерергә киңәш итте. Халык урам җыеннары белән яный. Бу очракта нишләргә? Бу – Татарстан өчен авыр дилемма. Коткару өчен акчаны каян алырга? Республиканың бюджеты да "әндри казнасы" түгел. Ильяс Илалетдинов "төп гаеп Русия Үзәк банкында" дигән фикердә.

Иң зур җаваплылык башка банкларны контрольдә тотарга тиешле Үзәк банкта

"Формаль рәвештә, Үзәк банк мөштәриләргә берни бирергә тиеш түгел. Банк – үзаллы юридик зат, үз йөкләмәләре өчен җаваплы. Бу очракта иң зур җаваплылык башка банкларны контрольдә тотарга тиешле Үзәк банкта.

Зыян күрүчеләр әллә ни күптер дип уйламыйм. Күпчелеге иминиятләштерелгән кертемнәрен алып бетерде. Төп зыян күрүчеләр булып банкта 1,4 млн сумнан күбрәк акча тоткан физик затлар, алыш-биреш хисаплары булган юридик затлар һәм кертемнәрен траст идарәлегенә күчергән кешеләр кала. Беренчеләренә акчаларын кайтармаслар дип уйлыйм, чөнки кертемнәрнең 1,4 млн сумга кадәрен генә иминиятләштерү турында махсус канун бар. Акчаларын траст идарәлегенә күчерүчеләр прокуратурага, тикшерү оешмаларына мөрәҗәгать итә ала. Иң авыры – юридик затларга. Ләкин алар да юристлар яллап, банкны ликвидацияләгән вакытта нәрсә дә булса алып калу өчен чиратка баса ала.

Зыян күрүчеләрнең җитәкчелеккә ультиматум куюлары, мөрәҗәгатьләре – Мәскәү өчен сөенеч кенә, бу хәтта ки шантаж, республикадагы вазгыятьне какшату дип уйлыйм. Мәскәүдән кемнең дә булса монда кулы бар дип исәплим. Әйе, алар гадел түгел. Ләкин мине иң гаҗәпләндергәне – кешеләрнең наданлыгы. Алар үз акчаларын республика казнасыннан яки Татнефть, ТАИФ, Татэнерго кебек ширкәтләрдән кайтаруны сорый. Беренчедән, Татарстан казнасы аларга бер тиен дә бирергә тиеш түгел, ул акчалар республикада яшәүчеләр тарафыннан җыелган салым акчалары. Ни өчен мин Мусин бурычын капларга тиеш? Икенчедән, Татарстан ширкәтләрендә эшләүчеләр дә шулай уйлыйдыр. Хәер, бу очракта да кешеләрнең наданлыгын үз максатларында файдаланучылар булуы бик мөмкин", дип саный Илалетдинов.

Социология фәннәре галиме Сергей Сергеев фикеренчә, Татарстанда каршылык чаралары артачак, республика җитәкчелегенең абруен төшерү өчен бөтен көч кулланылачак.

Сергей Сергеев

Сергей Сергеев

"Митинг һәм пикетлар дәвам итәчәк. Шунысын билгеләү мөһим: санация узган очракта Татарстан хакимияте абруена тап төшсә дә, аннары соң дәрәҗәсе кире кайтыр иде, бәлки, хәтта үсәр дә иде. Моның турында хәзер уйлау авыр һәм бер дә рәхәт түгел. Шул исәптән Татфондбанк мөштәриләренә ярдәм итәргә теләгән Рөстәм Миңнехановка да аеруча уңайсыз. Хәзер исә, беренчедән, Татарстан хөкүмәтенә артык күпсанлы түгел, ләкин җитәрлек дәрәҗәдә актив протест хәрәкәте белән эш итәргә туры килә. Икенчедән, күпсанлы халык алдында да хакимиятнең, банк өлкәсенең һәм Татарстан икътисадының абруе җитди рәвештә зыян күрде. Хөкүмәт моны бик яхшы аңлый, ләкин, күрәсең, берни эшли алмады, коралы булмады", ди Сергеев.

Артур Хаҗиев

Артур Хаҗиев


"Ауропалы Татарстан" сәяси-иҗтимагый блог җитәкчесе Артур Хаҗиев Татфондбанкның җимерелүенә тиешле бәя бирелергә тиеш диде Азатлыкка.

"Теләсә нинди дәүләтчелек, беренче чиратта, ватандашлар өчен гамәли кыйммәткә ия булырга тиеш. Татарстан дәүләтчелеге очрагында аның гамәли кыйммәте гомумхалык аңында үсеш кичерде. 90нчы елларда ул "базарга йомшак керү" дип аталган принципка таянды. Аның нигезендә Татарстанда яшәүче кешеләрдә республика булуның кыйммәтен сизү формалашты. Соңрак исә республика институтларының ныклыгын сизү мөһим фактор булып торды. Татарстанда республика катнашындагы иң зур банкларның берсе булган Татфондбанкның җимерелүе – әле тиешле бәя бирергә кирәк булачак вакыйга".

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG