Accessibility links

Кайнар хәбәр

Hurriyet: Төркиядә Русия илчесен үтерү эше нигезендә русияле хатын-кыз тоткарланган


Андрей Карловны үтерү мизгеле
Андрей Карловны үтерү мизгеле

Хатын-кыз Екатерина исемле, аңа 33 яшь. Ул Төркиядәге Русия илчесен үтерүче Мәүлет Алтынташ белән элемтәдә булган дип белдерелә.

Төркиядә илче Андрей Карловны үтерү эше нигезендә русияле хатын-кыз тоткарланган дип хәбәр итә Hurriyet басмасы. Газета мәгълүмтларына караганда, Екатерина исемле 33 яшьлек хатын-кыз узган елның ноябрь аенда илчене үтерүче Мәүлет Алтынташ белән элемтәгә кергән. Ул Алтынташ белән WhatsApp мессенджеры аша аралашкан һәм Әнкарадагы Русия мәдәнияте үзәгенә дә шалтыраткан.

Хәзер Екатерина сак астында. Ул шулай ук фәхишәлек оештыруда да шикләнелә, дип яза Hurriyet.

Моңа кадәр Андрей Карловны үтерүгә бәйле булуда шикләнелүче ике кеше, шул исәптән полиция хезмәткәре тоткарланган иде. Әнкара мәхкәмәсе 19 гыйнварда полициядә эшләүче Серчан Бәшәр һәм эшмәкәр Энес Асим Силинны сак астына алу турында карар чыгарды.

Русиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов 19 декабрьдә Әнкарада фотокүргәзмә ачылышында чыгыш ясаганда атып үтерелде. Үтерүче – 22 яшьлек полиция хезмәткәре Мәүлет Алтынташ үзе дә шунда ук юк ителде. Атканнан соң Алтынташ Русиянең Сүриядәге гамәлләрен гаепләүче сүзләр кычкырды.

XS
SM
MD
LG