Accessibility links

Кайнар хәбәр

Столыпин татарга дәрәҗәме?


1902-1903 елларда Гродно губернаторы булган Петр Столыпинга истәлек тактасы кую
1902-1903 елларда Гродно губернаторы булган Петр Столыпинга истәлек тактасы кую

Узган атна Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшь тулды. Русия хөкүмәте аны II дәрәҗәдәге Столыпин медале белән бүләкләде. Шул уңайдан Ркаил Зәйдулла комментары.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшь тулды. Татар халкы арасында да, Русия күләмендә дә аның үз шөһрәте. Гомер бәйрәме белән котлаучыларның саны хисапсыз булгандыр. Мин үзем дә барлык яхшы теләкләргә кушылам. Шулай да биредә Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе, якташым Фәрит Гыйбатдиновның тәбригеннән бер өзек китерәсем килә. Аңардан да гүзәлрәк һәм самимирәк итеп кем генә әйтә алыр?

"Ана ватаныбыз булган Татарстанның уңышларын үз шатлыгыбыз кебек кабул итәбез. Аллага шөкер, бүген Сезнең тырышлык белән Татарстан зур алгарыш кичерә, моның нәтиҗәсендә Татарстанның гына түгел, барлык татар милләтенең дә дан-дәрәҗәсе арта бара. Сез милләтебез тормышына беркайчан да битараф булмадыгыз, һәрвакыт аның тарихы, сәнгате, мәдәнияте, туган телебез өчен борчылып, ярдәм итеп киләсез. Чуашстан татарлары да сезнең ярдәмне гел тоеп яши. Гадәттә, Татарстаннан читтәге татарлар, безнең артыбызда Татарстан тора дип горурланып сөйли. Безнең таянычыбыз Татарстан һәм Миңнеханов дип авыз тутырып әйтәбез. Без сезне тагын бер кат юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете насыйп итсен. Милләтебез һәм Татарстаныбыз алгарышы өчен тагын да күп эшләр башкарырга сезгә мөяссар кылсын".

Минемчә, мондый сүзләргә күп милләттәшләребез кушылыр иде.

Әйе, Рөстәм әфәнденең юбилее безнең өчен олы бәйрәм. Ләкин без шундый халык, бәйрәм иткәндә дә күз кырые белән Мәскәү ягына карап алырга өйрәтелгән, алар да безнең чиксез шатлыкны уртаклашамы, янәсе. Иң югарыдан хуплап кул болгыйлармы? Мидәл яки орден төртәләрме? Хуплатасы, котлатасы килә, ансыз нинди зур бәйрәм инде? Миңнехановның үзенә бу кирәкмидер дә, бәлки. Тышкы ялтыравыкларга исе китми торган адәм күренә. Әмма без Мәскәүдәге төчкеректән дә мәгънә эзләргә күнеккән. Һәм дөрес тә... Андагы һәр ишарәдә аерым бер мәгънә бар.

Без мәктәптә укыганда гына Столыпинны тарих дәреслекләрендә җиргә таптый-таптый сүгәләр иде

Менә хәбәр килеп иреште: Русия хөкүмәте Татарстан президентын II дәрәҗәдәге Столыпин медале белән бүләкләгән. 2008 елда гамәлгә куелган әлеге медальне югары урында утырган чиновникларга гына бирәләр. Икенче дәрәҗәлегә инде 49 кеше лаек булган икән. Биш ел элек исә беренче дәрәҗәдәге медальне Путин Миңтимер ага Шәймиевнең түшенә таккан иде. Анысын алучылар азрак – 27 генә. Алар арасында Чайка, Кудрин, Шохин, Шувалов,Тимакова, Улюкаев (әйе, теге, теге!) һәм башка шуның ише дәүләтнең бик кирәкле кешеләре.

Хөкүмәтнең иң югары бүләгенә Петр Столыпин исемен бирүләре гаҗәп түгел. Русиянең бүгенге идарәчеләре өчен ул кумир. Бөек дәүләт эшлеклесе! Без мәктәптә укыганда гына аны тарих дәреслекләрендә җиргә таптый-таптый сүгәләр иде. “Азатлыкны буучы” буларак дан казанган, ил күләмендә хәрби-кыр мәхкәмәләрен гамәлгә керткән; Сталин чорындагы “өчлек”ләргә өлге булган әлеге мәхкәмәләр тиз арада меңләгән үлем карарын тормышка ашырган. “Столыпин галстугы”, “Столыпин вагоннары” – хәтерлисезме?

Столыпин барыннан да бигрәк карагруһ урыс шовинисты

Әмма сүксәләр дә, аның төп сыйфатын телгә алмадылар. Хәзер дә ачыктан-ачык әйтмиләр. Ә бит Столыпин барыннан да бигрәк карагруһ урыс шовинисты. Милли мәсьәләләрне хәл иткәндә махсус киңәшмәләр җыярга маһир булган ул. Аның җитәкчелегендә Финляндиянең аз гына мөстәкыйльлеген дә юкка чыгаралар, Польшада поляк телен укытуны тыялар. Гомумән, Столыпин башлангыч мәктәпләрнең беренче сыйныфында гына инородецларны үз телләрендә укытырга кирәк дип күрсәтмә бирә. Хәер, ул мәгариф министры Д.Толстой 1870 елда ук билгеләгән юлдан бер адым да читкә тайпылмаган: “Безнең ватанда яшәүче барлык инородецлар өчен белем бирүнең төп максаты аларны урыслаштыру һәм урыс халкына кушу булырга тиеш.”

Столыпинны 1905 елдан соң Идел буе татарларының милли җанлануы борчый

1910 елның 12-29 гыйнварында Синод һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашында Эчке эшләр министрлыгының “Идел буе краенда татар-мөселман йогынтысына каршы чаралар булдыру җәһәтеннән Махсус киңәшмә”се үтә. Әлеге киңәшмәгә Столыпин күптән әзерләнә. Аны аерата “1905 елдан соң Идел буе татарларының милли җанлануы” борчый. 1909 елның 19 сентябрендә Махсус киңәшмәгә әзерлек вакытында Синодның обер-прокуроры С.Лукьяновка күндергән хатында ул: “Татарларда мәгарифкә тартылу, аң-белемле тормышка, милли үзбилгеләнүгә омтылу көчәйде”, дип яза. Кечкенә генә авылларда да мәчетләр салуны, мәктәпләр ачуны, газета-журналлар, әдәби әсәрләр нәшер итүне һәм шуларны “китапчылар”ның авыллар буйлап таратып йөрүен дәлил итеп китерә. “Идел буе, хосусән, Казан краена килгәндә, мин ныгытып әйтәм – әлеге өлкәдә, алдан әйтелгәнчә, урыс-православ белән татар-мөселман йогынтысы арасында икеләнеп яшәгән инородецлар өлкәсендә, милли татар кысрыклавын туктату өчен бөтен көчне юнәлтергә кирәк. Әлеге көрәштән читләшү гасырлар дәвамында безнең алга куелган тарихи максаттан баш тарту булыр иде, аның тискәре нәтиҗәләре хисапсыз. Бу эштә хөкүмәтнең бар куәтен җигәргә кирәк, чөнки әлеге мәсьәләдә дәүләт күләмендәге гамәлләрнең әһәмияте шиксез.”

Татар мәдрәсәләрен туздыру башлана, гәҗит-журналларны ябалар, милли мәгариф, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрне сөргеннәргә сөрәләр, төрмәләргә утырталар

Менә шуннан соң инде татар мәдрәсәләрен туздыру башлана, гәҗит-журналларны ябалар, милли мәгариф, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрне сөргеннәргә сөрәләр, төрмәләргә утырталар. Ләкин Столыпин сәясәтенең нәтиҗәсе үзе өчен генә түгел (аны Киевның опера театрында патша каршында яһүд террорчысы атып үтерә), ә ил өчен дә аянычлы була: инкыйлаб башлануга “инородецлар”ның күбесе патша хакимиятенә бердәм каршы чыга. “Милли азчылыкка” азатлык вәгъдә итеп күз буяган большевиклар исә ил тезгенен үз кулларына алуга ирешә. Тик алар да асылда “тарихи максаттан баш тартмый.” Нәтиҗәдә без аларның инкыйразын да үз күзебез белән күрдек.

Инде бүтән заман, ә җырлар шул ук! Максат бит тарихи. Ул максатның кабат көрчеккә терисен генә беркем дә исенә китерми.

Урыс православ чиркәве башлыгы Гундяев та президентыбызга орден бирүен игълан иткән. “Дан һәм вөҗдан” исемендә диме соң.

Ркаил Зәйдулла
язучы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG