Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Африка студентын үтерүдә шикләнелүчеләр тоткарланган


Үтерелгән студент Мәхджуб Тиджани Хәсән
Үтерелгән студент Мәхджуб Тиджани Хәсән

Татарстанда Африканың Чад республикасыннан килгән КФУ студентын үтерүдә шикле ике казанлы кешеләр тоткарланган, дип яза республика матбугаты.

Тоткарланганнарның берсенә 19, икенчесенә 21 яшь диелә. Беренче мәгълүматларга караганда, шикләнелүчеләр такырбашлар оешмасы белән бәйле булырга мөмкин.

Чадтан килгән 24 яшьлек студентның мәете 16 февральдә Гадел Кутуй урамында, КФУ тулай торагы янында табылган иде. Яшь егет күпсанлы пычак яраларыннан үлгән.

Ул Казан федераль университетының юридик факультетында икенче курста укыган булган.

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җинаять эше ачты.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков: "Иң катгый чаралар күрелергә, әлеге эш ачылырга тиеш. Ни өчен үтерелгәне турында әйтү әлегә иртә", дигән иде.

XS
SM
MD
LG