Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анталиядә АКШ, Төркия һәм Русия "Ислам дәүләте"нә каршы сугыш турында сөйләшә


Джозеф Данфорд, Хулуси Акар (уртада) һәм Валерий Герасимов
Джозеф Данфорд, Хулуси Акар (уртада) һәм Валерий Герасимов

Төркиянең Анталия шәһәрендә узучы очрашуда Сүрия һәм Гыйрак иминлегенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә, дип белдерә төрек хәрбиләре.

Төркия, Русия һәм АКШның кораллы көчләр идарәләре җитәкчеләре Төркиянең Анталия шәһәрендә сөйләшүләр үткәрә. Хулуси Акар, Валерий Герасимов һәм Джозеф Данфорд "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркемгә каршы көрәшнең чираттагы адымнары турында фикер алыша. Төркия соңгы вакытларда Сүриядә әлеге төркем сугышчыларына каршы көрәшен арттырган иде.

Төркия, Русия һәм АКШ "Ислам дәүләте" сугышчыларына каршы көрәш алып бара. Шул ук вакытта алар Сүрия низагында төрле якларга ярдәм итә.

Мәскәү әлеге очрашуның узуын раслады. Русия саклану министрлыгы белдерүендә "Сүрия һәм Гыйракта иминлек мәсьәләләре турында бергәләп фикер алышу планлаштырыла", диелә.

Әлеге вакытта АКШ җитәкчелегендәге коалиция ярдәмендә Гыйрак гаскәрләре Мосул шәһәрен сугышчылардан кире яулап алу өчен сугыша.

XS
SM
MD
LG