Accessibility links

Кайнар хәбәр

Yummy Music: андеграунд хәзер модада


Соль клубы шыгрым тулы иде
Соль клубы шыгрым тулы иде

Бердәнбер татар инди-лейблы булган Yummy Music биш еллыгын билгеләде. Азатлык аның вәкиле Ильяс Гафаров белән студиянең уңышлары, иҗат белән акча эшләү юллары, андеграунд татар музыкасы һәм башка темалар турында сөйләште.

5 мартта татар альтернатив музыкасы белән эшли торган Yummy Music лейблы биш еллыгын бәйрәм итте. Барлык резидентларны (Yummy Music хезмәтен кулланучылар) бергә туплаган концерт популяр Соль барында йөзләгән тамашачы җыйды. Концерт алдыннан без лейбл вәкиле, музыкант, продюсер Ильяс Гафаров белән аралашып алдык.

– ​Yummy Music 5 елда ниләргә иреште? Нинди уңышлар һәм тормышка ашмаган максатлар?

– Биш ел эчендә без үз арабызда сәләтле музыкантларны тупладык, үзебез өчен яңа стильләр, сәхнәләр, мәйданчыклар ачтык. Яңа дуслар таптык, ягъни безнең белән хезмәттәшлек итә торган оешмалар һәм ширкәтләр. Алар безгә ярдәм итәләр, без аларга. Кайчак бергәләп өченче затларга ярдәм күрсәтәбез, чөнки шоу-бизнес һәм медиа-бизнеста даими рәвештә яңа идеяләр эзләргә, аларны җиткерү юлларын табарга кирәк. Без биш ел дәвамында шуны эзләү юлында барабыз.

Yummy Music: "Үзебезне перфекционист дип саныйбыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

Без үзебезне перфекционист дип саныйбыз

Тормышка ашмаган планнарга кайтсак – без әле һаман да үзебезнең иң яхшы клипны төшермәдек, иң яхшы альбомны чыгармадык, иң зур фестиваль үткәрмәдек, чөнки без үзебезне перфекционист дип саныйбыз. Концерт ничек кенә узмасын, без аны яхшыртырга, күбрәк халыкка җиткерергә омтылабыз, үз өстебездә эшлибез һәм башкаларны да шуңа өндибез.

– ​Ни очен лейблның күпчелек резидентлары һаман да андеграундта кала бирә? Бу жанрның үзенчәлеге, тарлыгы белән бәйлеме? Яки татар теленең яшьләрдә популяр булмавы беләнме?

– Беренчедән, мин бөтен артистларыбызны да андеграундта дип әйтмәс идем. Мәсәлән, Зәринә Вильданова белән Илгиз Шәйхразиев "Үзгәреш җиле" тамашасында катнашты. Аннан соң аларны рәсми концертларга чакыра башладылар. Илгиз Мәскәүдә концерт куйды, Татарстан президентының туган көнендә чыгыш ясады. Мин аны андеграунд дип һич тә әйтә алмыйм.

Зәринә Вильданова һәм Cheeklaweek төркеме
Зәринә Вильданова һәм Cheeklaweek төркеме

Андеграунд хәзер модада, алар фикеренә колак салалар, аларга ышаналар

Икенче яктан, калган артистларыбызны чыннан да андеграунд дип әйтеп була. Ләкин ул сүз хәзерге заманда киресенчә уңай әйберләргә карата әйтелә бит. Андеграундта булу хәзер модада, анда булган кешеләрнең фикеренә колак салалар, аларга ышаналар. Ә менә телевизордан гел яңгырап торган шәхесләргә ышаныч кими бара. Чөнки, билгеле булганча, Русиядә бик күп медиа кемнеңдер кул астында кала. Ирекле медиа кими, аны һәрвакытта кысарга тырышалар. Шуңа күрә актив азчылык – ниндидер яңалык алып килә торган кешеләр, алар интернетка, андеграундка китә. Стандарт булмаган чаралар кулланып, үз аудиториясен табырга тырыша. Мәсәлән, Juna төркеменең уңышын әйтеп китмичә булдыра алмыйм. Алар инди-музыка турында язган бик популяр "Родной звук" рейтингына эләкте. Узган айда алар 9нчы урында иделәр. Алар өстендә Иван Дорн, Пятница кебек яшьләр өчен музыка уйный торган бик популяр төркемнәр урнашты.

Juna төркеме
Juna төркеме

– ​Сезнең лейбл чыгарган музыка яшьрәк башкаручыларны илһамландырамы, җәлеп итәме? Сезгә "безне дә алыгыз" дип килүчеләр күпме?

– Әлбәттә, андый яшьләр бар. Ләкин аларның исемнәрен атасам, ул сезгә берни дә әйтмәс. Чөнки күбесе әле беренче җырларын да чыгармаган. Алар безгә үзләренең демоларын җибәрә, безнең белән киңәшләшә. Без аларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Теләгән кеше безгә рәсми рәвештә кушыла. Ирекле булып калган башкаручыларны да үз чараларыбызга чакырабыз, бергә проектлар корабыз. Чөнки без үзебездә булган музыкантлар белән генә чикләнмибез, башкалар белән дә илһамланабыз. Хәзерге вакытта бу нормаль процесс. Актуаль булып калырга теләсәң, син бөтен яңа әйберләр белән кызыксынырга тиеш. Безнең дуслар арасында инглиз телендә, рус телендә иҗат итүчеләр күп. Безгә музыка язучылар арасында татарлар да, башка халык вәкилләре бар. Хәтта татар музыкасын бөтенләй тыңламаган кешеләр дә бар һәм алар безгә бары тик файда гына китерә.

Ильяс Гафаров
Ильяс Гафаров

– ​Хәзер дисклар, пластинкалар авыр сатыла торган чор. Сезнең лейбл һәм музыкантлар ничек акча эшли? Нинди авырлыклар һәм киртәләр бар?

Винил тыңлаучыларның зәвыгы бик югары

– Хәзерге вакытта дискны, альбомны сатуны бердәнбер максат итеп куярга ярамый. Артистлар күбрәк концертлар аша акча эшли. Аудитория белән турыдан-туры элемтәләр шул ук концертларда яхшырак үтә. Ләкин безнең бер хыялыбыз бар – бары тик иң сыйфатлы, кызыклы материалны винил пластинкада чыгарырга. Винил тыңлаучыларның зәвыгы бик югары, аңа туры килер өчен безгә уникаль продукт чыгарырга кирәк. Без аның өстендә эшлибез. 2017 елда тормышка ашырырбыз дип өметләнәм.

– ​Сезгә мәдәният министрлыгы, башка структуралар ничек карый?ярдәм итәме? Сез яңа татар музыкасын пропагандалап, өлешчә аларның эшен эшлисез кебек тоела.

– Минем алардан турыдан туры "сез безгә ничек карыйсыз" дип сораган булмады. Әлбәттә, без рәсми чараларда бик еш чыгыш ясамыйбыз. Ләкин 2016 елның җәйге шәһәр фестивальләрен алсаң, анда чыгыш ясаучы төркемнәрнең иң күбесе безнекеләр булды. Тәмле Казан фестивале, 30 август бәйрәм чаралары, парклар ачу туры – бөтен җирдә безнең артистлар булды. Әлбәттә, аларны бик зур чаралар дип әйтеп булмый, ләкин бу яңа форматларның модага керә башлавын күрсәтә. Моңарчы Казанда һәм Татарстанда җанлы музыка аның хәтле күләмдә яңгырамаган иде әле. Икенче яктан карасаң, рәсми концертларда, банкетларда – һаман шул ук йөзләр. Безнең аудитория исә күбрәк лофтларда, клубларда, Камалның кече сәхнәсендә, опен-эйрларда җыела.

Yummy Music чарасында
Yummy Music чарасында

Яңа формат модага керә башлый

Үзебезгә килсәк, безнең мәдәният министрлыгына тәкъдим итәрлек проектлар шактый. Мәсәлән, русиякүләм дәрәҗәдә дан казанган бер фестивальны Казанда үткәрергә телибез. Аның турында сөйләшүләр бара. Шул ук вакытта без Казандагы продюсерлар, промоутерлар белән хезмәттәшлек итәбез, аларның да татар музыкасы белән кызыксынуы арта бара. Алар татар андеграунд музыкасының сыйфаты үскәнен күрәләр һәм һәр яклап ярдәм итәргә телиләр. Шуңа без бик шат. Өстән җавап килмәсә, без астан үзебез үсәргә тырышабыз.

– ​Музыка телне үстерә, пропагандалый аламы?

– Әлбәттә, ул без уйлап чыгарган әйбер түгел. Төрле кечкенә халыклар үзенең музыкасы аша бөтен дөньяга үзен таныта. Булсын ул Исландия, Балтыйк буе йә Балкан халыклары. Аларның мәдәнияте, телләре һәм аерым шәхесләре бөтен дөньяга танылган. Араларында музыкантлар, режиссерлар бар. Гомумән, аерым бер сәләтле шәхес дөньякүләм дәрәҗәдә актуаль, яңача һәм сыйфатлы итеп үз телендә нәрсәдер иҗат итә алса, аны тәкъдим итә белсә, ул һичшиксез уңышлы булачак, чөнки бөтен дөньяда яңа идеяләр эзләү һәм аларны дөньякүләм мәдәнияткә интеграцияләү процессы бара. Минемчә, татар халкы да моңа бик лаеклы.

Белешмә
Yummy Music – альтернатив татар музыкантлары белән эшләүче инди-лейбл. Рэп, рок, джаз һәм башка жанрларда иҗат итүче башкаручылар белән хезмәттәшлек итә, төрле концертлар һәм фестивальләр оештыра. Сыйфатлы татар музыкасын чыгаруны максат итеп куя.

XS
SM
MD
LG