Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Германия ширкәтләрен Татарстанда эшләргә чакырды


Рөстәм Миңнеханов Германиядә
Рөстәм Миңнеханов Германиядә

7-8 мартта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Германиядә эш сәфәрендә барышында BMW автоконцерны белән танышты, "Аргамак" татар яшьләре берләшмәсе әгъзалары белән очрашты, Саксония премьер-министры белән сөйләшеп, Татарстан-Саксония эшлекле төркеменең чираттагы утырышы турында килеште.

Татарстан президенты Рөстәм Миңхнеханов Русиягә керергә җыенган алман ширкәтләрен үз эшчәнлекләрен Татарстанда алып барырга чакырды. Бу хакта ул Германиядә Z/Intec сәнәгать ярминкәсе ачылышында белдерде, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

8 март Германиягә эш сәфәре кысаларында Миңнеханов BMW автоконцернының җитештерү корылмасын да булды. Татарстан президентын Саксония юстиция министры Себастьян Гемков, Русиянең Лейпцигтагы баш консулы Вячеслав Логутов, башка рәсми затлар озата йөрде.

Миңнеханов BMW автомобилен сынап караган, BMW i8 спорт версиясе автомобилен йөрткән.

Германиягә эш сәфәре кысаларында Миңнеханов 7 марта Лейпцигта "Аргамак" татар яшьләре берләшмәсе вәкилләре белән дә очрашты. Бүгенгә берләшмәдә 30лап кеше бар. Татарстан президенты, "Аргамак" берләшмәсе Германия белән Татарстан арасындагы, Русия белән Европа берлеге арасындагы багланышларны ныгытуда ярдәм итәрләр, дип өмет белдергән.

Моннан тыш, Татарстан вәкилләренең эш сәфәре кысаларында Туполев исемендәге Казан авиация институты белән "AMTEC ГмбХ" ширкәте арасында хезмәттәшлек турында килешү дә имзаланды.

Миңнеханов Татарстан-Саксония эшлекле төркеменең чираттагы утырышы Казанда 21 июньдә булачак дип белдерде. Утырыш Конфедерацияләр беренчелеге кысаларында узачак Германия-Чили футбол ярышы алдыннан булырга тиеш. Бу хакта Миңнеханов Саксония премьер-министры Станислав Тиллихин белән очрашудан соң әйтте.

XS
SM
MD
LG