Әфганстан махсус хезмәтләре һоспитальне тулысынча контрольгә алган, сугышчыларны юк итү чарасы тәмамланган, дип яза Интерфакс.
Һөҗүм чәршәмбе иртән оештырылды. Сардар Мөхәммәд Давыдхан һоспиталендә башта шартлау була, аннары бина эченә кораллы кешеләр кереп авыруларга һәм хезмәткәрләргә ут ача.
Гыйнварда Әфганстанның өч шәһәрендә шартлаулар нәтиҗәсендә 56 кеше һәлак булды. Алар арасында Берләшкән гарәп әмирлекләренең биш дипломаты та бар иде.