Accessibility links

Казан һәм Уфа активистлары шәһәр түрәләрен селкенергә мәҗбүр итә


Казанда уздырылган тикшерү күренеше
Казанда уздырылган тикшерү күренеше

"Киртәләрсез шәһәр" инициатив төркеме уздырган тикшерүдән соң Казан мэриясе җәмәгать транспортын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә файдалана алырлык хәлгә китерергә кушты. Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе исә Уфа хакимиятенең урамнарны тиешенчә чистартмыйча канун бозуын таныды.

"Киртәләрсез шәһәр" дип аталган инициатив төркем, "Idel.Реалии" сайты белән бергәләп уздырган тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп, мэриягә мөрәҗәгать итте һәм хакимият шунда ук чаралар күрә башлады.

Казанның транспорт комитеты башлыгы Айдар Габделхаков җәмәгать транспорты ширкәтләре 21 мартка кадәр үз транспортларын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярашлы хәлгә китерергә тиеш дигән фәрман чыгарды.

Әлеге ширкәтләр үз транспорт чараларына инвалид арбасы белән керү мөмкинлеге бирүче басмалар урнаштырырга, аларның көн саен эшләвен тәэмин итәргә, инвалидлар җәмәгать транспортына утырганда һәм төшкәндә аларга зарур ярдәм күрсәтүне йөртүче вазифаларына өстәргә, юлчыларга тукталышлар турында мәгълүмат бирүече электрон таблоларның техник халәтен тикшерергә тиеш булачак.

100 процент метро тукталышларында, автобусларда һәм троллейбусларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлыклар булдырылган

Бу фәрман 6 март имзаланган. Шул көнне "Киртәләрсез шәһәр" җәмәгать транспортында, Казан башлыгы Илсур Метшинның белдерүләренә карамастан, инвалидлар өчен мөмкинлекләр булмауга зарланып мөрәҗәгать тапшырган иде.

"Киртәләрсез шәһәр" төркеме активистлары "Idel.Реалии" хәбәрчесе белән Метшинның "100 процент метро тукталышларында, автобусларда һәм троллейбусларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлыклар булдырылган" дигән белдерүенең дөреслеккә ни дәрәҗәдә туры килүен Казанның "Мински" тукталышыннан "10 микрорайон" тукталышына инвалид арбасы белән барып һәм кире кайтып тикшереп караган иде.

Уфада да шәһәр хакимияте эшчәнлегеннән канәгать булмаган активистлар мәхкәмәдә җиңеп чыкты. Шул ук 6 март көнне Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе "Барристер" агентлыгының идарәче партнеры, юрист Айдар Муллануровның Уфа мэриясенә каршы мөрәҗәгатен канәгатьләндерде.

Айдар Муллануров бу кышта Уфа урамнарының калын кар катламы астында калуына, шәһәр хезмәтләренең юлларны кардан арындыру өчен тиешле чаралар күрмәвенә зарланып мәхкәмәгә гариза язган иде.

Шәһәр хакимиятенең кул кушырып утыруы канунга каршы килә, дип табылды

Муллануров мәхкәмәгә нәтиҗәсе белән таныштырып үзенең Facebook сәхифәсендә "Шәһәр хакимиятенең кул кушырып утыруы канунга каршы килә, дип табылды", дип язып чыкты.

"Соңгы арада шәһәр халкы карны чистартмауга гел зарлана. Ә мин мәхкәмә аша моның сәбәпләрен эзлим һәм берәрсе булса да кыймылдый башласын өчен тырышам", дигән Муллануров.

Аның сүзләренчә, мәхкәмәдә шәһәр хакимияте вәкиле рәсми рәвештә "андый проблем юк" дип белдергән. Ягъни, хакимият вәкиле сүзләренчә, Уфада кыш буена карны вакытында чистартып торалар, моны тикшереп торучы оешмалардан бер шелтә дә алынмаган. "Кар күплеге аркасында машина юллары тараеп, йөрергә урын калмавын, юлларда тирән тәгәрмәч эзләре хасил булуын да, җәяүлеләр йөри торган юлларның кардан чистартылмавын да хакимият вәкиле инкяр итте", дип өсти юрист.

Уфа
Уфа

Мәхкәмә бу белдерүнең дөреслегенә ышанмыйча, тикшерү уздырырга карар биргән. ЮХИДИ хезмәткәрләре мәхкәмәдә катнашучылар белән берлектә Уфа юлларының нинди хәлдә булуы белән танышканнар.

Утырышта хакимият башлыгы урынбасары, коммуналь хезмәтләр эше белән җитәкчелек итүче Салават Хөсәеновтан сорау алынган.

Түрә фикеренчә, юлларда кар өелеп торуга халык үзе гаепле

"Ул шәһәр хезмәтләре эшендә күпмедер җитешсезлекләр булуын таныды. Ләкин аныңча, юлларда кар өелеп торуга халык үзе гаепле. Мәсәлән, хосусый йортларда яшәүчеләр ишегалларыннан карны юлларга чыгарып ташлыйлар, имеш. Ә оешмалар үз территорияләреннән карны машина йөри торган урыннарга чыгаралар. Хөсәеновның чыгышына караганда, муниципалитетка караган юлларны чистарту эше намуслы рәвештә башкарылган", дип сөйләде Муллануров.

Мәхкәмәдә шулай ук узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган тикшерү нәтиҗәләре дә тыңланды.

Муллануров мәхкәмә карары белән кәнәгать булуын әйтә. Бу очрактан соң алга таба шәһәр кешеләренә үз мәнфәгатьләрен кайгыртырга, намуссыз эшләүче шәһәр хезмәтләрен җавапка тартырга мөмкинлек ачылды, ди ул.

Чыннан да, Уфа юлларының үтеп чыккысыз карга чумуы турында матбугат чаралары һәм социаль челтәрләрдә зур шау-шу купкан иде. Халык бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң килгән ял көннәрендә интекте. Кайбер юлларда автомобиль хәрәкәте бөтенләй туктап калды. Шәһәр башлыгы Ирек Ялаловның вазифасыннан китүен таләп итүчеләр дә булды.

Айдар Муллануров үзенең шикаятендә күрсәткәнчә, килеп туган хәлгә бер чара да күрмәве, карны чистарту эшен башкармавы белән шәһәр хакимияте аның конституцион хокукларын бозган. Шәһәр хакимияте шулай ук берничә федераль канунны да бозды, дип саный адвокат. Мәсәлән, "Җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары", "Русия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге", "Юл хәрәкәте иминлеге" һәм шәһәрдә гамәлдә булган төзекләндерү кагыйдәләре дә бозылган.

XS
SM
MD
LG