Accessibility links

Татарстан наркотикларга тартылучы укучылар күп булган төбәкләр исемлегенә кергән


Наркотиклар куллануга тартылучы укучылар саны зур диелгән алты төбәк арасында Татарстан да бар. Бу мәгълүмат Русия мәгариф һәм фән министрлыгы тикшеренүе нәтиҗәләренә нигезләнә.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, 11-18 яшьтәге 10 млн мәктәп укучысының 3,4 млны гына социаль-психологик тест узган, дип яза Ведомости. Әлеге тест укучыларның наркотиклар куллануга ымсынулары булу-булмавын ачыклый. Наркотикларга тартылучы яки социаль яктан куркыныч дип саналучы үсмерләр төркеменә 279 мең кеше кергән. Бу тикшерү узган укучыларның сигез проценты дигән сүз.

Татарстанда бу сан иң югарылардан – 18,5 процент. Әлеге күрсәткеч 10 проценттан артып киткән төбәкләргә шулай ук Тыва, Ульян, Магадан өлкәләре, Мәскәү һәм Ненец автоном бүлгесе кергән. Кайбер төбәкләр тикшерүдә бөтенләй катнашмаган.

Казан дәүләт медицина университетының психология кафедрасы мөдире Владимир Менделевич сүзләренчә, әле күрсәткечләр дөреслеккә туры килми. "Тест уздырганда балаларның кайбер психологик үзенчәлекләре билгеләнә, ләкин бу гына аның наркотик куллануга тартылуын яки тартылмавын күрсәтә алмый", ди Менделевич.

Үсмерләрдә наркотик тикшерү турындагы канун 2013 ел ахырында гамәлгә керде. Тикшерү мәгариф оешмалары өчен мәҗбүри, ләкин аны укучылар рөхсәтеннән башка уздырырга ярамый.

Русия Иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев күптән түгел белдерүенчә Русиядә соңгы биш ел эчендә балигъ булмаганнар арасында наркоманнар саны 60 процентка арткан.

Былтыр Дәүләт Думасына полициягә һәм мәктәп җитәкчелегенә ата-аналарның рөхсәтеннән башка укучыларны наркотикларга тикшерү узарга җибәрү хокукы бирү турында канун өлгесе кертелде.

XS
SM
MD
LG