"Чит ил банкларыннан җавап килми дип, тикшерүне айдан-айга озайталар. Һәрхәлдә документларда шулай язалар", дип белдергән ТАССка Урал Рәхимовның авдокаты Сергей Макаренко.
Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның улы, "Башнефть"нең элекке җитәкчесе Урал Рәхимов ширкәтнең хиссәләрен канунсыз рәвештә кулга төшереп, аларны "Система" ширкәтенә сату юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнгән иде.
Бу уңайдан җинаять эше 2014 елның апрелендә ачылды. Әлеге эш кысаларында ширкәтнең элекке башлыгы Урал Рәхимов, эшкуар Левон Айрапетян һәм "Система" башлыгы Владимир Евтушенков тикшерелде. Арбитраж мәхкәмәсе карары белән "Система"га сатылган "Башнефть" хиссәләре тулысынча дәүләткә кайтарылды.
Җинаять эше дәвам итә. Хәзерге вакытта Рәхимов Австриядә яши. Австрия мәхкәмәсе аны Русиягә тапшырудан баш тартты.
Макаренко Рәхимовка карата җинаять эше мөддәте чыгу сәбәпле ябылырга мөмкин, дип белдергән иде. Җинаять эшен тикшерү вакыты быел 28 апрельдә тәмамлана.