Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын эше нигезендә мәхкәмә башланды


"Адмирал" сәүдә үзәгендә янгыннан соң
"Адмирал" сәүдә үзәгендә янгыннан соң

9 март Казанның Киров районы мәхкәмәсе 2015 елның 11 мартында "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгын эшен карый башлады.  Беренче утырыш Казанның Авиатөзелеш районыныдагы "Юность" мәдәният йортында уза.

Мәхкәмә каршына 12 гаепләнүче басачак. Алар: "Заря" оешмасы җитәкчесе, "Адмирал"ны арендага алып торучы Гусейн Гахраманов, аның урынбасарлары Николай Каекин һәм Гульгусейн Наджафов, "Инвестиция төзелеш ширкәте" һәм "АС менеджмент" Идарә итү ширкәте җитәкчесе Роберт Хәйруллин, мәхкәмә тәфтишләренең (пристав) районара бүлеге җиткәчесе Жанна Алпарова, элекке тәфтиш Минзилә Сафина, дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгече Галия Исаева һәм биш эшче - Наил һәм Нияз Габдулхаевлар, Фирдинат Ульданов, Альберт Халиков һәм Фәнис Мөхәмәтханов. Халиков белән Мөхәмәтханов кына үз гаебен таныган.

Тикшерү бина сәүдә үзәге итеп кулланылырга тиеш булмаган, рөхсәт алмыйча, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозып эшләгән дип саный. Янгын түбә ябу эшләре вакытында килеп чыккан диелә.

2015 елның 11 мартында "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында 19 кеше һәлак булды, 61 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Янгын 1,5 млрд сум күләмендә материаль зыян салды, дип белдерелде. Каза күрүчеләр, моннан тыш, рухи зыян өчен 11,27 млрд сум таләп итә.

XS
SM
MD
LG