Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Русия һәм Украинаның 146 ватандашына чикләүләрне ярты елга озайтырга җыена


Европа Берлеге 15 мартта Русиянең һәм Украинаның көньяк-көнчыгышындагы үзбилгеләнгән республикаларның 146 ватандашына һәм 37 оешмасына чикләүләрне озайтырга җыена.

Европа Берлеге 15 мартта Русиянең һәм Украинаның көньяк-көнчыгышындагы Луһански һәм Донецки үзбилгеләнгән республикаларның 146 ватандашына һәм 37 оешмасына чикләүләрне озайтырга җыена. Чикләүләрне озайту турында Европада дипломатик чыганакка таянып ТАСС хәбәр итә.

"Европа Берлеге илләре әгъзаларының даими вәкилләр шурасы 15 мартта узачак чираттагы утырышында Русия һәм Украинаның "кара исемлеген" тагын алты айга озайтачак", дигән дипломат.

Соңгы тапкыр чикләүләр былтыр 15 сентябрьдә озайтылган иде. 146 кеше исемлегенә Русия хакимияте вәкилләре, сәясәтчеләр, эшмәкәрләр һәм куәт оешмалары вәкилләре һәм Донецки белән Луһански үзбилгеләнгән республикалар җитәкчеләре кергән. Алар арасында Дума депутаты, Федерация шурасы әгъзасы, Русиянең вице-премьеры Дмитрий Рогозин, Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов, президент ярдәмчесе Владислав Сурков һәм башкалар бар.

Санкцияле оешмаларның барысы да диярлек Кырым, Донбасс, Донецки белән бәйле. Европа бизнесына әлеге оешмалар белән эш итү тыела.

Европа Берлеге тарафыннан санкцияләр иң беренче тапкыр 2014 елның мартында Кырым Русия тарафыннан басып алынгач кертелгән иде. Русия һәм Украина кара исемлегеннән тыш, 2017 елның июль ахырына кадәр икътисади чикләүләр гамәлдә. Алар ярты ел саен озайтыла. Ел ахырына кадәр Кырымга карата сәүдә һәм виза чикләүләре да гамәлдә. Әлеге чикләү елга бер озайтыла.

XS
SM
MD
LG