Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк банк "ТФБ Финанс"ның лицензиясен гамәлдән чыгарды


Лицензияләре алынган Татарстан банклары мөштәриләре пикетта, 7 март, 2017
Лицензияләре алынган Татарстан банклары мөштәриләре пикетта, 7 март, 2017

Русия Үзәк банкы 9 мартта "ТФБ Финанс" инвестиция ширкәтенең лицензиясен гамәлдән чыгарды. Инвестиция ширкәте мөштәриләргә милекләрен 2017 елның 9 сентябренә кадәр кайтарып бетерүне тәэмин итәргә тиеш.

"ТФБ Финанс" инвестиция ширкәтенең лицензиясен гамәлдән чыгару турында Үзәк банкның рәсми сайтында белдерелә.

"Русия банкы 9 мартта "ТФБ финанс" Инвестиция ширкәтенә брокерлык, дилерлык белән шөгыльләнү һәм кыйммәтле кәгазьләр белән эш итү өчен бирелгән лицензияне гамәлдән чыгара", диелгән хәбәрдә.

Лицензия "ТФБ Финанс" тарафыннан кыйммәтле кәгазьләр турында Русия кануннарын бозу сәбәпле алына дип белдерелә.

Үзәк банк белдерүенчә, "Инвестиция ширкәте мөштәриләргә милекләрен 2017 елның 9 сентябренә кадәр кайтарып бетерүне тәэмин итәргә тиеш".

Татарстанда гыйнварда Татфондбанк мөштәриләре шикаятьләре нигезендә җинаять эше ачылган иде. Алар "ТФБ Финанс"ка ышаныч белән идарә итәргә биргән акчалары югалу турында белдерде. Җинаять эше нигезендә берничә кеше, шул исәптән Татфондбанкның элекке идарә рәисе Роберт Мусин тоткарланды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "ТФБ Финанс" эшчәнлегендәге бу хәлләр турында хөкүмәт берни белми иде, дип әйтте.

Татфондбанктагы хисапларыннан акчаларын ала алмаучы мөштәриләр үз сәхифәләрендә һәм Миңнеханов сәхифәсендәге комментарларда хакимияткә таләпләрен белдереп, яңа мөрәҗәгать урнаштырды. Анда "ТФБ Финанс" инвестиция ширкәтенә ышаныч белән идарә итүгә акча биргәннәрне гади мөштәриләр дип тану һәм аларны да башка банкка күчерү турында да таләп бар.

XS
SM
MD
LG