Accessibility links

Ваһапов вакыфы шурасы татар җыр сәнгатен уңай якка үзгәртерме?


Татарстан Дәүләт шурасында татар җырының бүгенге хәле турында фикер алыштылар
Татарстан Дәүләт шурасында татар җырының бүгенге хәле турында фикер алыштылар

Рәшит Ваһапов вакыфының багучылар шурасы оешты. Депутатлар һәм сәнгатькәрләр татар җырын саклау һәм үстерү өчен дәүләт програмын булдыру турында да фикер алыштылар.

Татарстан Дәүләт шурасында моңа кадәр татар җыры язмышына багышланган киңәшмә булганы юк иде. 9 март депутатлар, җырчылар, сәнгать белгечләре, матбугат чаралары җитәкчеләре татар җырының киләчәге турында фикер алышты. Чарага Уфадан "Туган тел" телеканалы директоры Азат Вахитов, абыйлы-энеле галимнәр Индус һәм Энгел Таһировлар да чакырылган иде.

Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальләрне оештыручы вакыф рәисе Рифат Фәттахов бу киңәшмәне үткәрү һәм вакыфның шурасын булдыру тәкъдиме белән чыккан булган. Сөйләшүдә катнашучыларның барсы да әлеге яңа шура әгъзасы итеп билгеләнде, комитет башлыгы Разил Вәлиев җитәкчесе итеп сайланды.

Рифат Фәттахов Ваһапов вакыфы эшчәнлеген киңәйтү өчен матди яктан да, рухи яктан да зуррак ярдәм кирәк дип белдерде.

Татар җыры дәүләт тарафыннан кайгыртылачак

Киңәшмәгә җыелучылар татар музыка сәнгате проблемнарын дәүләт дәрәҗәсендә хәл итү вакыты килеп җитте дип белдерә. Разил Вәлиев фикеренчә, Татарстанда музыка сәнгатен үстерүдә дәүләт програмы булырга тиеш.

"1965 елда Бауман урамындагы Тукай клубында язучы Нәкый ага Исәнбәт чыгыш ясаган иде. Аңа, татар милләте ничек итеп гасырлар буе милләтсез, дәүләтсез югалмады икән, дигән сорау бирделәр. Ул: "Татарны ислам дине һәм мәгърифәт саклап калды", дип җавап бирде.

Озак еллар үткәч бу сорауны җырчы Илһам Шакировка бирделәр. Илһам абый: "Татар милләтен ислам дине, мәгърифәт һәм татар җыры саклап калды”, диде. Алар икесе дә хаклы, безгә чыннан да милләтнең киләчәге турында уйлыйбыз икән, татар җырын, татар музыка сәнгатен кайгыртырга кирәк. Ә ни өчен әле Татарстанда музыка сәнгатен үстерү турында дәүләт програмын кабул итмәскә? Әгәр без бу тәкъдимне әлеге вакыф исеменнән Татарстан президентына җиткерсәк, бу тәүге зур эшебез булыр иде", диде ул.

Рәзил Вәлиев
Рәзил Вәлиев

Разил Вәлиев, Ваһапов исемендәге фестивальне телгә алып, нинди генә концерт булмасын, һәрберсеннән соң нәтиҗә ясарга, фикер алышулар оештырырга чакырды. Әгәр талантлы җырчы килеп чыккан икән, аңа күтәрелергә ярдәм итәргә кирәк, ди ул.

Разил әфәнде фикеренчә, яңа оешкан шура рухи ярдәм дә, матди ярдәм дә күрсәтә алачак. Татарстанда төрле җыр фестивальләре үтә, аларның һәрберсенең үзенең оештыручысы һәм химаячеләре бар. Ваһапов вакыфы тирәсендә яңа шура оешкан икән, башкалар белән ничек була соң? Алар читтә калачакмы? Әллә кулларын сузып Ваһапов вакыфы тирәсендә оешкан бу шурага киләчәкләрме? Киңәшмә вакытында бу ягы ачыкланмады.

Җырчыларның 700дән артык булуына да эчем пошмый

Вәлиев фестивальләрне күпсенмәскә чакырды. "Җырчыларның 700дән артык булуына да эчем пошмый. Җырласыннар. Нишләп әле җырлап торган кешене туктатырга? Бәлки сәнгати яктан начар башкаручыларны радио-телевидениегә чыгармаска кирәктер", диде ул.

Радио-телевидениегә җырчыны сәнгати иләк (худсовет) аша уздырырга кирәк дигән сорау бу киңәшмәдә тәкъдим рәвешендә генә калды. Әмма бу хәл күпләрнең эчен пошыра булып чыкты. Җырчы Миңгол Галиев, "сәхнәдәге ул мәгънәсез сикеренү, бакырыну кешене көлдерә, ә көлү файдалы, димәк, гомер озыная дип кабул итәм", дип кенә куйды.

“Яңа татар җыры” бәйгесе ни өчен кирәк?

Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов фикеренчә, җыр фестивальләре эстраданың сыйфатын күтәрә. Аның акча мәсьәләсендә "аз да җитә, күп тә бетә" дигән фикере Рифат Фәттаховта хуплау тапмады.

Ирек Шәрипов
Ирек Шәрипов

Киңәшмәдә дәүләтнең Ваһапов исемендәге фестивальләргә елына 10 миллион сумга якын акча бүлеп бирүе дә ачыкланды. Фәттахов бу акчаны күп түгел дип белдерә.

"Быел без яшь башкаручылар бәйгесен үткәрәчәкбез, аның гала-концерты майда. Аннан да кала "Яңа татар җыры" бәйгесен дә үткәрергә җыенабыз. Аңа әзерлек эшләре башланды да инде. Чөнки бүген татар эстрадасында иң кискен проблема ул – репертуар мәсьәләсе.

Башкарылган эшләр күп, башкарыласы тагын да күбрәк. Шуңа күрә 10 миллионны зур сумма дип әйтә алмыйм. Әйтик, уртача бер концерт оештыру өчен 650 мең сум акча кирәк. Күптән түгел Азат Абитовның концерты үтте. Аның чыгымы 960 мең сум булды. Шуның 200 мең сумы рекламга тотылды. Без елына уртача 22 чара үткәрәбез. 10 миллионны 22гә бүлгәч, әллә ни зур сумма чыкмый", диде ул.

Рифат Фәттахов
Рифат Фәттахов

Утырышта галим Энгел Таһиров Ваһапов вакыфының алтын медален булдыруга бәйге игълан ителүен дә хәбәр итте. "Ул үз-үзен игълан иткән фонд түгел, ә рәсми расланган оешма. Юкса, бездә тоталар да халыкара фестиваль диләр, ә сүзләрен рәсми яктан беркетмиләр", ди галим.

Президент хуплаган, ә музыкаль театр һаман юк

Рифат Фәттахов үзләренең вакыфына бина юклыктан да зарланды. Разил Вәлиев исә бу җәһәттән татар музыкаль театры юклыкны искә төшерде. "Музыкаль театр кирәклеген президент та әйткән иде, ләкин бу мәсьәлә кайдадыр туктап калды", диде ул. Музыкаль театр музыка йорты дип аталырга да мөмкин, анда барысына да урын җитәр иде дигән фикерләр дә яңгырады.

Фәттахов, чарада татар җыр сәнгатенең бүгенге хәленә багышланган фәнни-гамәли конференция үткәреп сөйләшергә вакыт җиткәндер, диде. Ул Ваһапов вакыфының бу чараны инде әзерли башлавын да әйтте.

* * * *

Татар эстрадасының бүгенге хәленә кискен тәнкыйть сүзләре әледән-әле яңгырап тора. Сәнгатькәрләр арасында мәдәният министрлыгы җырчылар өчен лицензия-сертификатлар булдырырга тиеш дигән сүзләр дә ишетелә башлады.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та узган ел август ахырында, республикадагы телеканал җитәкчеләре белән очрашкан вакытта татар эстрадасын тәнкыйтьләп "фонограмма, ни кигәннәре дә, ни җырлаганнары да аңлашылмый" дип белдергән иде. Татар җыр сәнгатенә үзгәреш кертәчәк дип белдереп оештырылган "Үзгәреш җиле" дә каты тәнкыйтькә дучар булды.

XS
SM
MD
LG