Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халиковны вазифасыннан төшерү өчен җиде меңнән артык кеше тавыш биргән


Илдар Халиков
Илдар Халиков

Change.org петицияләр сайтында Татарстан премьер-министры Илдар Халиковны вазифасыннан төшерү турындагы петиция бер атна эчендә җиде меңнән артык имза җыйган.

Русия президенты Владимир Путинга юлланган әлеге мөрәҗәгать Татфондбанк идарәсенең элекке рәисе Роберт Мусинны тоткарлау турындагы яңалык белән бер вакытта чыкты.

Петиция авторы һәм банк мөштәриләренең инициатив төркем вәкиле Александра Юманова фикеренчә, Халиковның "һөнәри яктан яраксыз булуы Татфондбанк һәм Интехбанкның лицензиясен тартып алуга китергән".

Илдар Халиков Татфондбанк җиткәчеләр шурасы рәисе булып тора иде.

Автор "Акционерлык җәмгыятьләре турындагы" канунны искә төшерә. Канунга ярашлы, җитәкчеләр шурасы рәисе югары табыш алуны, активларны арттыруны һәм хиссә тотучылар, мөштәриләрнең хокукларын яклауны тәэмин итәргә тиеш, ди Юманова.

3 март Русия Үзәк банкы Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор Банкның лицензияләрен алды. Үзәк банк белдерүенчә, бу банкларны тернәкләндерү мөмкин түгел.

4 март иртәсендә Татфондбанк белән Интехбанктагы хисапларыннан акчаларын ала алмауларына ачуы чыккан 300-400ләп кеше Татарстан хөкүмәте бинасын яуларга җыелды. Анда алар Халиков белән очрашып, аңа Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка куелган ультиматум тапшырды.

6 март узган очрашуда Илдар Халиков ультиматумны кире какты. Шул ук көнне Татарстан Сәүдә-сәнәгать пулатында республика премьер-министры Халиков белән очрашуда катнашучылар республика президентына импичмент таләп итәргә җыенуларын белдерде.

7 мартта банк мөштәриләре Татарстан Дәүләт шурасы депутатларына, импичмент оештыруны таләп итеп, 122 хат юллады.

XS
SM
MD
LG