Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә пикетта тоткарланган Илдар Дадин полиция бүлегеннән чыгарылган


Илдар Дадин
Илдар Дадин

10 март Мәскәүдә Җәзаларны гамәлгә куң федераль хезмәт бинасы янында оппозиция активисты Илдар Дадин тоткарланган. Ул анда ялгыз пикет оештырган булган. Полиция Дадинның кем булуын ачыклагач иреккә чыгарган.

Илдар Дадин һәм тагын бер активист Лев Пономарев Җәзаларны гамәлгә кую федераль хезмәтенең Карелия идарәлеге башлыгы Александр Терехның, аның урынбасары Алексей Федотовның һәм 7нче санлы колония җитәкчесе Сергей Коссиевның вазифаларыннан алынуын таләп иткәннәр.

Дадинның хатыны Анастаси Зотова сүзләренчә, активист үзе белән паспортын алмаган, шуңа күрә тоткараланган. Лев Пономоревка тимәгәннәр. Зотова иренең паспортын китергәч, Дадинны чыгарып җибәргәннәр, дип хәбәр итә РБК.

Урам җыеннары турында канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән оппозиция вәкиле Илдар Дадинга карата җинаять эше туктатылган иде. 26 феверальдә ул Алтай өлкәсендәге төрмәдән иреккә чыкты.

Алтай өлкәсенә җибәрелгәнче, ул Карелиянең Сегежа колониясендә утырды. Анда ул үзен колония хезмәткәрләре кыйнаулары һәм җәзалаулары турында белдерде.

XS
SM
MD
LG