Accessibility links

Анатолий Сердюков КАМАЗның җитәкчеләр шурасына керергә мөмкин


Анатолий Сердюков
Анатолий Сердюков

Русиянең элекке саклану министры Анатолий Сердюков КАМАЗ ширкәтенең җитәкчеләр шурасына керергә мөмкин.

Русиянең элекке саклану министры, бүгенге көндә "Ростех" дәүләт корпорациясенең сәнәгать җитәкчесе булып эшләүче Анатолий Сердюковны КАМАЗ ширкәтенең җитәкчеләр шурасына кертү тәкъдиме булган. Бу хакта Корпоратив мәгълүмат ачу үзәге сайтында язылган. Яңа шура 23 июньдә, хиссәләр ияләренең еллык җыелышында расланырга тиеш.

2016 елның көзендә Сердюков "Ростех"ка караган "Вертолеты России" холдингының җитәкчеләр шурасына кергән иде. Әлеге холдингка Казан боралак корылмасы да керә.

Берничә ел элек Анатолий Сердюков Русия саклану министры вазифасын биләгәндә ваемсызлыкта, зур күләмдә акча үзләштерү мөмкинлеге бирүдә гаепләнде. Әмма 2014 елда Русия Конституциясенең 20 еллыгына багышланган амнистия кысаларында Сердюков ярлыканды һәм аңа карата җинаять эше ябылды.

XS
SM
MD
LG