Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда боралак казасында дүрт русияле һәлак булды


Боралак төшкән урын
Боралак төшкән урын

Истанбулда хосусый боралак җимерелеп төшкән. Боралакта булган җиде кешенең кимендә бишесе һәлак булган. Һәлак булучыларның дүртесе - Русия ватандашлары.

Төркиянең Eczacıbaşı ширкәтенә караган хосусый боралак Ататөрк һава аланыннан чыгып биш минут очканнан соң Бөекчекмеҗе районы тирәсендә юлга килеп төшә. Ул телевидение манарасы белән бәрелгәнән соң һәлакәткә очрый дип яза төрек медиасы.

Боралакта очкан җиде кешенең кимендә бишесе һәлак булган диелә. Һәлак булучылар арасында дүрт русияле дә бар. Моны Русия тышкы эшләр министрлыгы да раслады.

Hurriyet басмасы хәбәренчә, боралак казасы нәтиҗәсендә VitrA төзелеш ширкәте җитәкчесе Сәлим Озен да һәлак булган. Һәлак булучы русияләр дә төзелеш өлкәсендә эшлүче эшмәкәрләр дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG