Accessibility links

Кайнар хәбәр

ПАРНАС җитәкчесе Марсель Шәмсетдиновны полиция бүлегенә илтәчәкләр


Алдагы көнне Марсель Шәмсетдиновка полиция бүлегенә килүне сорап шалтыраткан булганнар.

ПАРНАСның Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов 4 мартта Татфондбанк һәм Интехбанктан зыян күрүче мөштәриләренең Татарстан хөкүмәте бинасына җыелу нечкәлекләрен ачыклау өчен полициянең өч хезмәткәре тиз арада аны "Вишневский" полиция бүлегенә алып барырга ниятләүләрен әйтте.

"Idel.Реалии" Шәмсетдинов алдагы көнне аңа "Вишневский" полиция бүлегеннән подполковник шалтыратып үзләренә килүләрен сораганын сөйләде. ПАРНАС җитәкчесе больничныйда булуын һәм сөйләшүгә килә алмавын белдергән.

Аның сүзләренчә, бүген 9.30да аның Васильево бистәсендәге йортына аны алып китү өчен өч полиция хезмәткәре килгән. Шәмсетдинов җирле хастаханәгә бару өчен язылганын әйткән. Хәзерге вакытта өч полиция хезмәткәре Шәмсетдиновның хастаханәдән чыкканын көтеп тора. Аннары аны полициягә алып китәчәкләр.

Бүген 12.00 Казанда Татфондбанк һәм Интехбанкның алданган мөштәриләренең пикеты оештырыла.

XS
SM
MD
LG