Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстан" дәүләт телерадиоширкәтендә җитәкчелек алышына


"Башкортстан" дәүләт телерадиоширкәте җитәкчесе Галим Якупов республика матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Ә телеканалга Рөстәм Зәрәфетдинов билгеләнергә мөмкин дигән имеш-мимешләрне Зәрәфетдинов үзе кире какты.

Галим Якупов Башкортстан матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгында электрон мәгълүмат чараларын үстерү мәсьәләләре өчен җаваплы булачак. "Башкортстан" телерадиоширкәтендә ул 2011 елдан бирле җитәкчелек итте.

БСТ, "Курай", "Тамыр" телеканалларын, "Юлдаш", "Спутник ФМ", "Ашкадар" радиостанцияләрен үз эченә алган "Башкорстан" телерадиоширкәтенә җитәкче булып Рөстәм Зәрәфетдинов килергә мөмкин дигән имеш-мимешләр йөри. Әлеге вакытта Русия президентының Идел буе федераль бүлгесе вәкиле Михаил Бабич сүзчесе булып эшләгән Зәрәфетдинов, Азатлык соравына җавап биреп, "вакыйгаларны ашыктырмыйк" диде. "Ике ел дәүләт хакимияте структураларында эшләүче кеше буларак, имеш-мимешләргә ышанырга кирәкми, дип әйтәм,", ди Рөстәм Зәрәфетдинов. Үзенең "Башкортстан" телерадиоширкәтенә җитәкче итеп билгеләнүе турындагы сүзләрне кире какты.

2015 елда Михаил Бабич сүзчесе булып билгеләнгәнчегә кадәр Зәрәфетдинов "Башкортстан" телерадиоширкәтендә җитәкче урынбасары һәм баш мөхәррир булып эшләгән иде. Ул 1982 елгы, Башкорт дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган.

Рөстәм Зәрәфетдиновның телерадиоширкәт җитәкчесе итеп билгеләнү мөмкинлеге Башкортстанда шау-шу куптарды. Телеканалның үзендә дә кайбер журнлистлар әлеге яңалыкны кабул итә алмауларын белдерә. Башкорт активистлары аны башкорт телен белмәүдә гаепли.

Журналист һәм тарихчы Салават Хәмидуллин хезмәттәшләре исеменнән Башкортстандагы федераль инспектор Михаил Закомалдинга да мөрәҗәгать юллаган, дип яза ProUfu порталы. "Әлеге намзәтне билгеләү медиахолдингка кире тәэсир итәргә мөмкин. Михаил Бабич сүзчесе озак вакыт башкорт мәдәниятеннән аерылып торды. Башкорт телен белмәүче кеше телерадиоширкәт җитәкчесе вазифасына билгеләнә алмый", диелә хатта.

Яңа җитәкченең хаталары коллективта гына түгел, республикада да этник киренкелек тудырырга мөмкин, ди мөрәҗәгать авторы.

Портал язуынча, БСТ каналыннан бертөркем журналистлар мондый мөрәҗәгать белән башкорт Ак йортына да барганнар. Ләкин Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе урынбасарларында аңлау тапмаганнар, ә Рөстәм Хәмитовка керә алмаганнар, диелә.

XS
SM
MD
LG