Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Спурт банкы кулакча бирүне чикләде


Халык Спурт банкыннан акчаларын алырга ашыга
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:42 0:00

Казанның Спурт банкы физик затларга кулакча бирүне көненә 50 мең сум белән чикләде. Халык ашыгыч рәвештә үз акчаларын ала башлы.

13 март Казанның Спурт банкы физик затларга кулакча бирүне чикләде. "50 мең сумлы чикләү – бүгенгә. Иртәгә – җитәкчелек ничек дисә, шулай була", диләр банкта.

Моңа кадәр банк 11 мартны өстәмә ял көне дип игълан иткән иде.

Дүшәмбе иртәннән банкта халык ашыгыч рәвештә үз акчаларын ала башлаган. Спуртның Спартак урамында урнашкан бүлегендә зур чиратлар хасил булган.

Банкта проблемнар башлануы турында социаль челтәрләрдә хәбәрләр узган атнада барлыкка килде.

Спурт банкы, активлары күләменә караганда, уртача банк санала. Үз эшчәнлеген Татарстанда алып бара. Банк фондында халыкның акчалары 52,9 процент тәшкил итә. Банк хиссәләренең 30 проценты Евгения Даутова кулында.

Узган елның декабрендә Татарстан банкларында проблемнар башланды. күптән түгел Татфонбанк, Интехбанк һәм Анкор банкның лицензияләре алынды.

XS
SM
MD
LG