Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Кырымда хокук яклаучылар төркеме әгъзаларын тоткарлаган


Русия Федераль иминлек хезмәте Crimean Human Rights Group хокук яклау оешмасының ике әгъзасы – Ольга Скрипник һәм Владимир Чекрыгинны тоткарлаган.

Хокук яклаучылар Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым һәм Украина контролендәге Херсон өлкәсе арасындагы чиктә тоткарланган, дип хәбәр ителә.

Хокук яклаучылар белдерүенчә, алар Кырым административ чигенә Украина ягыннан чик пунктларының эшчәнлеген тикшерер өчен кергән булганнар. Хокук яклаучылар "буфер зона"да тукталган вакытта аларны Русия чик сакчылары тоткарлый. Хәзерге вакытта украин хокук яклаучыларын Армянски контроль пунктына китергәннәр, диелә.

Федераль иминлек хезмәте һәм Украинада кеше хокуклары вәкиле идарәсеннән рәсми белдерү юк.

Crimean Human Rights Group – хокук яклау оешмасы. Ул 2015 елда үз эшен башлап җибәрде. Оешманың максаты – Кырымда кеше хокуклары һәм ирекләре саклауны күзәтү.

XS
SM
MD
LG