Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Нидерланд белән дипломатик мөнәсәбәтләрне туктатып тора


Роттердамда митингны тарату
Роттердамда митингны тарату

Төркия вице-премьеры Нуман Куртлмуш белдерүенчә, Төркия Нидерланд белән дипломатик мөнәсәбәтләрне туктатып торырга мәҗбүр. Нидерланд дипломатлары очкычларына Төркиягә төшү тыелачак.

Төркия Нидерланд белән дипломатик мөнәсәбәтләрне туктатып торырга мәҗбүр, дип хәбәр итә BBC төрек вице-премьеры Нуман Куртлмуш сүзләренә сылтанып.

"Безгә карата ничек булалар, без дә аларга карата шулай булабыз. Без Нидералнд дипломатлары очкычларына Төркиягә төшәргә һәм безнең күкне кулланырга рөхсәт бирмәячәкбез", ди вице-премьер. Ул шулай ук Европа Берлеге белән миграция турындагы килешүне дә яңадан карау мөмкинлеге турында белдерә.

Нидерланд җиткәчеләре, үз чиратында, Төркиядә яшәүче үз ватандашларын саграк булырга чакырды.

"2017 елның 11 мартыннан Төркия белән Нидерланд арасында дипломатик киеренкелек бар. Төркия буйлап сәяхәт иткәндә сак булыгыз, кешеләр күп җыелган җирләргә бармагыз", диелә Нидерланд тышкы эшләр министрлыгы тараткан кисәтүдә.

Моңа кадәр Төркия Нидерландка төрек министрларына чикләүләр һәм төрек диаспорасы вәкилләренә карата көч куллану өчен ике ризасызлык нотасы җибәргән иде.

Нидерланд һәм башка кайбер Европа илләре җитәкчеләре Төркия югары сәясәтчеләре катнашындагы Эрдоган тарафдарлары митингларын тыйды. 11 март көнне төнлә Роттердам хакимияте Төркия гаилә эшләре министры Фатыйма Бәйтул Саян Кая машинасына юлны япты. Ул консуллыкка килеп демонстрациячеләр каршында чыгыш ясарга җыенган иде. Роттердам мэры Германиядән килгән министрны кире шунда кайтаруларын әйтте.

Бу хәлгә кадәр берничә сәгать элек һолланд хөкүмәте Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы очкычына Нидерландка төшүне тыйды. Аның килүе "җәмәгать тәртибе һәм иминлек өчен куркыныч тудыра" диелде.

Эрдоган министр очкычының кертелмәвенә ризасызлык белдерде һәм һолланд дипломатларына каршы шундый ук җавап булачагы белән янады. Ул һолландларны "фашистлар"га тиңләде.

XS
SM
MD
LG