Accessibility links

пәнҗешәмбе, 27 апрель 2017, Казан вакыты 08:22

100 ел элек, 1917 елның 15 мартында (иске стиль белән – 2 март) Русия патшасы Николай II тәхеттән баш тарта. Русиядә монархия юкка чыга. Моның сәбәпләре нәрсәдә? Февраль инкыйлабы Октябрь инкыйлабыннан ни белән аерыла? Бу вакытта Казанда ниләр була? Азатлык тарихи экскурс тәкъдим итә.

1917 елда Русиядә ике инкыйлаб була. Кайбер тарихчылар аларны берләштереп, “Бөек рус инкыйлабы” дип атаса да, чынлыкта алар икесе – төрле вакыйга. Нәкъ 100 ел элек булган Февраль инкыйлабы вакыйгалары, нигездә, Петроградта була. Аның нәтиҗәсе – Русиядә монархия юкка чыгарыла. Аның урынына хакимияткә Вакытлы хөкүмәт килә. Зур оештыру җыенын үткәрергә җыенган хөкүмәт киләчәктә Русиядә демократик идарә урнашачак һәм алга таба Русия республика булачак дип өметләнә.

Ләкин алар белән бер үк вакытта большевиклар оештырган хәрәкәтләр дә актив эш алып бара. Башта Вакытлы хөкүмәт белән параллель эшләгән эшчеләр идарәләре җиде ай соңрак яңа инкыйлаб оештыра. Һәм ул тарихка Октябрь инкыйлабы буларак кереп китә. Хакимияткә большевиклар килә, илдә ватандашлар сугышы башлана. Вакыйгалар 1922 елда Совет Берлеге төзелүе белән тәмамлана.​

Февраль инкыйлабы: сәбәпләр һәм киләчәккә хыяллар

100 ел элек булган хәлләргә күз салсак, Русиядә озак вакыт дәвамында икътисади торгынлык сизелә. Русия империясе Беренче дөнья сугышында да катнаша. Шул вакыйгаларга бәйле урамнарга меңләгән кеше чыга башлый. Икмәкне таләп итүләр бик тиз генә патшаны алып ату таләпләре белән алмашына. Петроград урамнарында йөзләрчә мең кеше була.

Русиянең соңгы патшасы Николай II гаиләсе белән, 1914 ел

Русиянең соңгы патшасы Николай II гаиләсе белән, 1914 ел

Николай II бу вакытта Могилевтан гаскәр белән идарә итә. Башкаладагы тәртипсезлекләр турында ишеткәч, ул аларны кырыс бастырырга куша. 10 март көнне (искечә – 25 февраль) Петроградта атышлар башлана. Башта бераз сүрелгән урам чаралары ике көннән тагын да көчәя һәм тулы канлы инкыйлабка әйләнә. Демонстрантлар ягына хәрби көчләр дә күчә. Патшага тугры гаскәрләр ул вакытта сугышта катнаша.

Боларны белгәч, Николай II ашыгыч рәвештә Петроградка юл тота, ләкин аның поезды шәһәргә барып җитә алмый, ул Псковка борыла. Шул вакытта башкалада түнтәрелеш тәмамланып килә. Министрлар шурасы эшен туктата, хакимият Вакытлы хөкүмәт кулына күчә. Псков ягына җибәрелгән илчеләр Николай II-гә тәхеттән баш тартырга тәкъдим итә, патша ризалашырга мәҗбүр була. Аннан соң хакимият аның бертуганы Михаил кулына күчә, ул да тәхеттән баш тартып, илнең киләчәген Оештыру җыены хәл итәргә тиеш дип игълан итә.

Казан, Уфа, Оренбурда инкыйлаб шаукымы

Февраль инкыйлабы руслардагы кебек үк башка милләтләрдә дә төрле сәяси агымнар барлыкка килүенә китерә

Төп вакыйгалар Петроград каласында бара. Күпчелек башка төбәкләрдә яңа хакимият телеграф белән генә урнаша. Күбесенчә бу тыныч уза, бары тик берничә урында гына канлы вакыйгалар була. Мисал өчен. Балтыйк флотында җитәкчеләр һәм офицерлар атып үтерелә. Февраль инкыйлабы вакыйгалары якынча 1,5 меңгә кадәр кеше гомерен өзә.

XX гасыр башы Уфа каласы

XX гасыр башы Уфа каласы

Казанда, Уфада, Оренбурда бу вакыйгалар шактый тыныч уза. Казанда күпсанлы урам җыены февраль башында уза, анда 9 меңләп эшче катнаша, җыен көч белән таратыла. Петроград вакыйгалары Казанда төрлечә кабул ителә. Тарихчы Надир Дәүләт, февраль инкыйлабы руслардагы кебек үк башка милләтләрдә дә сәяси тормышның активлашуына, төрле сәяси агымнар барлыкка килүенә китерә, дип әйтә.

Казан мәчетләрендә Вакытлы хөкүмәт рәисе князь Львовка багышлап хөтбә укыла, аңа котлау телеграммалары күндерелә

20 март көнне (искечә – 7 март) Казанның Зур театры бинасында “Милли шура”ның оештыру җыелышы уза. Анда Садри Максуди, Фуат Туктаров, Нәҗип һәм Ильяс Алкин кебек танылган шәхесләр сайлана. Җыелыш исеменнән Вакытлы хөкүмәткә тәбрикләү хаты җибәрелә. Шулай итеп, яңа хакимияткә лояльлек һәм аның белән хезмәттәшлек итүгә җирлек барлыкка китерелә. 23 мартта Казан мәчетләрендә Вакытлы хөкүмәт рәисе князь Львовка багышлап хөтбә укыла, аңа котлау телеграммалары күндерелә.

Шул ук вакытта социалист татарлар да эшчәнлеген активлаштыра. Алар арасында Мөселман социалистик комитетын оештырган Мирсәет Солтангалиев белән Мулланур Вахитов та була. 1917 һәм 1918 елларда оештырылган Бөтенрусия мөселманнар җыены Идел-Урал автономияле штатны булдыру нияте белән йөрсә, социалистлар Татар-башкорт совет республикасын төзәргә тәкъдим итә. Тарихтан билгеле булганча, бу ике проект та тормышка ашырылмый кала, татарлар илдәге башка милләтләр кебек үк ике тарафка бүленеп, ватандашлар сугышында катнаша.

"Патша режимында ирекнең булачагына татарлар ышанмады"

Тарихчы​, академик ​Индус Таһиров татарлар Февраль инкыйлабын хуплап чыкты ди. Аның фикеренчә, Русиядә конституцион монархия саклана алыр иде, ләкин бу Николай II-нең хатасы белән тормышка ашмый кала.

Индус Таһиров

Индус Таһиров

"Инкыйлабның әһәмияте зур була, чөнки тәхет юкка чыга. Тәхетне саклап була иде, ул конституцион монархия рәвешендә саклана алыр иде. 1905 елдан башлап Русиядә инде гражданлык җәмгыяте барлыкка килә башлый, шуңа бәйле монархияне Конституция белән чикләргә кирәк булган. Ул чактагы хатлар, телеграмнардан ачык күренә: монархиянең үзенә каршылык зур булмаган, күбрәк аның чикле булу теләге генә яшәгән. Ләкин патшаның үзенең кирелеге һәм дөньяның ни рәвештә барганын аңламау аркасында хәтта чикле монархия дә калмый. Шуңа күрә Февраль инкыйлабы һәм Николай II-нең тәхеттән баш тартуы ул вакыт өчен өлгергән була.

Патша режимында ирекнең булачагына беркем ышанмый һәм ышанырга тиеш тә түгел, чөнки күпме гасыр булган монархия татарга бер файда да китермәгән

Татарларга килгәндә, алар Февраль инкыйлабын хуплап чыга, бу бик күп хатларда күренә. Татарлар, чын мәгънәсендә, ирек, азатлыкны беренче урынга куя. Патша режимында ирекнең булачагына беркем ышанмый һәм ышанырга тиеш тә түгел, чөнки күпме гасыр булган монархия татарга бер файда да китермәгән, шуның өчен татарлар республика фикерен чын-чынлап яклап чыга.

Дөрес, татарларда фирка принцибы белән бүленешләр була, бездә дә социалистик хәрәкәт барлыкка килә. Ләкин төрле агымнар күзәтелә: большевик тарафлылар һәм социалистлар. Социалистлар большевиклар яклы түгел, бары тик сыйнфый принциптан баш тартып, гомумән, татарларга ирек һәм барлык мөмкинлекләр бирүне таләп итүчеләр була", дип сөйләде Азатлыкка Индус Таһиров.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG