Accessibility links

Дума сайлавында Казанда тавыш бирү тартмасын чыгарып кире керткәннәре ачыкланды


Былтыр көз узган Русия Дәүләт Думасы сайлавы вакытында Казанның 157нче санлы сайлау бүлгесендә комиссия әгъзалары тавыш бирү тартмасын өч минутка алып чыгып киткән. Бу хакта сайлау бүлгесеннән килгән видеоязманы карагач билгеле булган.

"Татарстан күзәтүчеләре оешмасы" координаторы Азат Габделвәлиев сайлау бүлгеләреннән килгән видеоязмаларны караганда әлеге видеога тап була. Анда иртәнге сәгать уннарда ике кеше 157нче сайлау бүлгесеннән тавыш бирү тартмасын алып чыгып китә. Өч минуттан ике ир кеше тартманы урынына кертеп куя. "Минем фикеремчә, комиссия әгъзалары тартманы бюллетеньнәр салыр өчен алып чыгып киткән. Бу камераны борып куеп яки ничек тә булса каплап тартмага бюллетень салу кебек алым булды. Ләкин болар бигрәк тә оятсыз кыландылар – тартманы алып чыгып киттеләр", дип сөйли Азат Гадбелвәлиев.

"Татарстан күзәтүчеләре оешмасы" мәгълүматларына караганда, 157нче санлы сайлау бүлгесендә сайлаучылар 204 кешегә артыграк күрсәтелгән. Бу бүлгедә, 75,96 процент тавыш җыеп, "Бердәм Русия" фиркасе җиңеп чыкты.

Русиядә Дума сайлавы 2016 елның сентябрендә узды. Бердәм Русия фиркасе иң күп тавыш җыйды, әмма халыкның сайлауга аз килүе һәм хәрәмләшүләр турында мәгълүматларның арта баруы узган сайлауны башкалардан аерып торды.

XS
SM
MD
LG