Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзән мәхкәмәсе Айшә авылында биш чегән йортын сүтү карары чыгарган


Яшел Үзән мәхкәмәсе утырышы
Яшел Үзән мәхкәмәсе утырышы

Яшел Үзән шәһәре мәхкәмәсе 15 мартта Айшә авыл биләмәсенең башкарма комитеты дәгъвәсен канәгатьләндереп, чегәннәрнең биш йортын канунсыз дип тапты һәм аларны үз акчаларына сүтү турында карар чыгарды.

Мәхкәмә чәршәмбе Софья Христова эшен карады. Аның исеменә язылган җир кишәрлеге бар, ә кишәрлектә бер йот теркәлгән. Айшә башкарма комитеты фикеренчә, башка йортлар сүтелергә тиеш.

Айшә авыл биләмәсе вәкиле Юлия Нечаева мәхкәмәдә белдергәнчә, чегәннәрнең йортларын халык җыеннарыннан соң тикшерә башлаганнар. Нечаева сүзләренә караганда, авыл халкы үзләрен чегәннәрдән койма белән аерып куюны сораган.

Хөкемдар Светлана Левченконың "Чегәннәр белән бергә яшәүдән Айшә халкының нинди хокуклары бозыла?", дигән соравына Нечаева "чегәннәр ватандашларның сәламәтлегенә куркынч тудыра", дип җаваплаган. Авыл биләмәсе вәкиле йортлар янгын иминлеге кагыйдәрен бозып төзелгән, чөнки алар мич белән җылытыла, дигән дәлил дә китергән. Чегәннәр яшәгән урында санитария нормалары үтәлми, дип тә белдергән Нечаева. Моннан тыш ул чегәннәр йортларын электр челтәренә дә канунсыз тоташтырган дигән.

Мәхкәмә Айшә башкарма комитетының дәгъвасын канәгатьләндерде. Биш йорт ике ай эчендә сүтелергә тиеш. Әлеге йортларда барлыгы 25тән артык кеше яши.

Элегрәк Яшел Үзән мәхкәмәсе тугыз йортны сүтү турында карар чыгарган иде. Хокук яклаучылар әлеге вакытта бу карарны шикаять итәргә тырыша.

16 мартта мәхкәмәдә тагын бер дәгъва каралачак. Бу юлы Айшә авыл биләмәсе чегәннәрнең тагын дүрт йортын канунсыз дип тануны һәм сүтүне сорый.

Бер ай элек Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгинның чегәннәрга карата әйткән сүзләрен тикшерергә һәм "исәпкә алырга" кушты. "Идел.Реали" сайты хәбәрчесе Нәфыйковка Александр Тыгинның "Акчаны үзе эшләп тапкан бер генә булса да чегәнне күрсәтегез миңа. Музейга куярбыз. Шәһәр тарихында бердәнбер булачак" дип 2015 елның ноябрендә әйткән сүзләрен кабатлап күрсәтте.

XS
SM
MD
LG