Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерландтагы сайлауда премьер Марк Рютте фиркасе җиңде


Марк Рютте (у) һәм Герт Вилдерс
Марк Рютте (у) һәм Герт Вилдерс

Нидерландта узган парламент сайлавында премьер-министр Марк Рюттенең "Ирек һәм демократия өчен" фиркасе җиңеп чыкты.

Хакимияттәге "Ирек һәм демократия өчен" фиркасе 21 проценттан артык тавыш җыйды. Бу аңа парламентттагы 150 депутат мандатының 33ен алу мөмкинлеге бирә. Герта Вилдерсның үтә уңчы Ирек фиркасе 13ләп процент тавыш җыйган, бу 20 депутат урыны дигән сүз. Вилдерс үзенең җиңелүен таныды.

Хакимият коалициясе төзү өчен Рюттега 76 депутатның хуплавы кирәк. Сайлау алдыннан ул Вилдерсның Ирек фиркасе белән коалиция төзү мөмкинлеге юк диярлек, дип белдергән иде.

Сайлау нәтиҗәләренә бәя биреп, Рютте Нидерланд "зыянлы популизмга" каршы тавыш бирде, диде. Әлеге "популизм"ның башка мисаллары итеп, премьер Brexitны һәм АКШ сайлавында Дональд Трампның җиңүен атады.

Рютте фиркасенең уңышын Германия белән Франция дә хуплады.

XS
SM
MD
LG