Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанк эше нигезендә тагын өч кеше тоткарланды


Русия Тикшерү комитетының Татарстан идарәлеге Татфондбанкта акча урлау эше нигезендә тагын өч кешене тоткарлавы турында белдерә.

Бу юлы Татфондбанк идарәсе рәисе урынбасары, 34 яшьлек Рамил Насыйров, "Яңа нефть химиясе" ("Новая нефтехимия") ширкәте җитәкчесе, 52 яшьлек Рамил Сафин һәм "Роял Тайм Групп" җитәкчесе, 40 яшьлек Елена Леушина тоткарланган.

Әлеге вакытта тоткарланучыларга чик кую чарасы карала, диелә.

Беренчел тикшерүләргә караганда, 2016 елның августында Татфондбанк Русия Үзәк банкыннан кредит алу һәм нәтиҗәдә акча урлау өчен югары ликвидлы актив барлыгы турында ялган документлар күрсәткән, диелә. Соңрак кредитка алынган өч млрд сумнан артык акча Татфондбанк белән бәйле оешмаларның хисапларына күчерелгән.

3 мартта Татфтондбанк идарәсе рәисе, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Роберт Мусинга карата җинаять эше ачылган иде.

Сишәмбе Татарстан Югары мәхкәмәсе Мусинның йорт сагына чыгару турындагы мөрәҗәгатен кире какты. Ул 16 апрельгә кадәр сак астында кала.

Татфондабанктан акча урлау эше нигезендә тоткарланган Вадим Мерзляков, Илнар Әбелманов, Тимур Вальшин һәм Рөстәм Тимербаевның да мөрәҗәгатьләре канәгатьләндерелмәде. Алар 2 апрельгә кадәр сак астында кала.

Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

XS
SM
MD
LG