Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 2016 елда уртача ришвәт бәясе 75 процентка арткан


Русиядә 2016 елда уртача ришвәт бәясе 75 процентка артып, 328 сум тәшкил иткән. Бу хакта "Коммерсант"ка биргән әңгәмәсендә Русия эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы төп идарәсе җитәкчесе Андрей Курносенко белдергән.

Элегрәк эчке эшләр министрлыгы 2015 елда Русиядә уртача ришвәт 188 сум булган дигән иде.

Ришвәтчелек схемалары гел үзгәреп тора, ди Курносенко. Офшорлар, өченче затлар аша бәйле ширкәтләр, электрон түләү системнары, материаль булмаган ришвәтләр күп кулланыла башлаган.

Март башында Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды премьер Дмитрий Медведевның кыйммәтле милке турында тикшерү нәтиҗәләрен чыгарды. Навальный Медведевны хәйрия фондларына нигезләнгән "күп дәрәҗәле ришвәтчелек схемасы" төзүдә гаепли. Оппозиция активисты бу уңайдан үз тарафдарларын бөтен Русиядә 26 мартта, Медведевның вазифасыннан китүен таләп итеп, каршылык чаралары уздырырга чакыра.

Төрле илләрдә коррупция дәрәҗәсен бәяләүче Transparency International рейтингында 2016 елда Русия 131нче урынга төште. Ул 100 баллдан 29 балл җыйган һәм Украина, Казакъстан, Иран, Непал белән бер дәрәҗәдә урнашкан.

XS
SM
MD
LG