Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бу хөррияткә шатланырга кирәк. "Йолдыз" газеты, 17 март, 1917 ел


"Йолдыз" газеты, Казан, 17 март, 1917 ел (№1771)
"Йолдыз" газеты, Казан, 17 март, 1917 ел (№1771)

1917 елда бу вакытта Русиядә февраль инкыйлабы була, патша Николай II тәхетеннән баш тарта. Русиядә буталчык, киләчәктә ни булачагы билгесез. Татар зыялыларның бәйсез дәүләт турында хыяллары калкып чыга. Азатлык 100 ел чыккан матбугатка күзәтү ясауны дәвам итә.

Башта атнага ике тапкыр басылган, аннары көндәлек булып чыккан "Йолдыз" газеты 1917 елның 17 март санында татарлар өчен Февраль инкыйлабының файдасын аңлатырга тырыша. Хөррият булырмы, Русия – безнең ватанмы, дип яза ул.

Сүз уңаеннан, "Йолдыз" ул вакытта популяр газетларның берсе була, аны Казанда гына түгел, Оренбур, Уфа, Самар, Сарытау, Нократ, Пермь, Новгород, Сембер, Томски, Владимир,Тамбов, Смоленски, Екатеринослав, Петербур, Әстерхан, Ташкент, Петропавловски, Җидепулат, Иркутски шәһәрләрендә алдырганнар. Мөхәррире – Әхмәдһади Максуди.

"Йолдыз" газеты, Казан
17 март, 1917 ел (№1771)

Безгә ни эшләргә?

[…]

Мөселман байлары, алпавытлары, әлбәттә, бу хөррияткә шатланырга, бу хөрриятне чын нигезгә утырту өчен, бар көчләрен сарыф кылырга тиеш. Чөнки бу хөррият көрәшендә аларга инә очы кадәр авырлык, читенлек, газап булмады. Мөселман байлары гасырларча безнең мәктәп, мәдрәсәләремезне саклап килделәр, дини эшләрдә үзләренең ярдәмләрен аямадылар. Аларның тырышулары аркасында, безнең һәрбер шәһәремездә гыйлемханәләремез бар иде. Безнең балаларымыз шулардан азмы-күпме дин, ана теле өйрәнәләр иде. Ләкин дини, милли кысынкылыклар аларның идеяләренә каршы килгәнгә, теләгән җиргә мәчет, мәдрәсә, мәктәп һәм башка әйберләр салып, мөселманга, татарга файдалы рәвештә эшне алып баруга аяк чалганга, алар гыйлем, һөнәр юлында мал түгәргә дә куркалар иде.

Монда киткән һәрбер тиен үзебезнең мәңгегә чын мөселман, чын татар булып яшәячәгебезгә хезмәт иткәнгә, иң мөкатдәс, иң җаваплы тиен булачактыр

Инде хәзер безне кысучы христиан руханилары, миссионерларның нүфесе (саны) беткәч, һәрнәрсәгә хөррият башлангач, алар бу вакытның нинди газиз икәнен аңларлар. Хәзерге көндә аларның беренче вазифалары исә хөрриятне аякка бастыруда чыннан матди ярдәм итүдер. Монда киткән һәрбер тиен үзебезнең мәңгегә чын мөселман, чын татар булып яшәячәгебезгә хезмәт иткәнгә, иң мөкатдәс, иң җаваплы тиен булачактыр.

[…]

Аннан соң мөселман гаскәре хәзер бу сугышка бөтенләй башкача карарга тиешләр. Болар иске, начар, усал, гадәләтсез хөкүмәт вакытында, бер әҗерсез, бер мөкяфәтсез (компенсация) сугыштылар. Алар сугыш мәйданында Русия өчен кан коялар иде. Балалары, туганнары исә монда ач, ялангач иделәр. Үлсәләр, мәҗрух (яраланган) булып, эшкә ярамый калсалар, аларга ярдәм итәргә хәзер торучы, аларның хезмәтләрен күрүче кеше юк иде. Әллә ничә медаль алган мәҗрух, каһарман солдатларымызның өйдән-өйгә икмәк сорап йөрүчеләре дә күзгә күренә иде. Чөнки алар ул вакыт кеше түгел иде, туп, мылтык азыгы иде.

Менә шунда без яңа хөкүмәт биргән хөрриятнең нинди матур, нинди кыйммәтле икәнен белермез

Хәзер алай түгел, хөкүмәт аларның эшләрен карап торачак, һәр сөекле ватан өчен сугышып, каһарманлык күрсәткәннәргә тиешле мөкяфәтен бирәчәк. Ватан өчен шаһид булган солдатларның гаиләләре мәңгегә ач, ялангач булмаячаклар, шуның өчен хәзер мөселман солдатлары яңа хөр ватан өчен нинди авырлыклар булса да, күрергә хәзер торсыннар. Чөнки Русия хәзер безнең үз авылымыз. Үз авылымыз булгач, аның кырын, урманын, күлен, елгасын да сакларга кирәк. Чөнки ул урманнар, кырлар, сулар да – һәммәсе безнеке булачак. Алардагы кошлар, балыклар да безнеке булачак. Падишаһлар, кенәзләр биләп торган меңләрчә-меңләрчә дисәтинә җирләр, кырлар сугыштан соң безгә буш яисә хөкүмәт акчасына алып биреләчәк. Менә хәзер ул крестьяннарга ничек итеп җир бирү мәсьәләсе каралырга тора. Менә шуның өчен солдатларга хәзерге Русияне үз авылым дип уйларга кирәк. Хода кушып, без бу сугышны үткәрсәк, дошманга көчәергә ирек бирмәсәк, нинди матур гомер итәрмез. Менә шунда без яңа хөкүмәт биргән хөрриятнең нинди матур, нинди кыйммәтле икәнен белермез.

[…]

Туганнар, бөтен Русия мөселманнары, алдымызда хөр мөселман, хөр татар дөньясы... Алдымызда бәхетле көннәр... Шаять инде шуңа ирешү өчен, нәрсә кирәклеген аңлагансыздыр.

Шаһид Әхмәдиев

Тәртипсезлекләр

Казан өязендә бәгъзе (кайбер) базарларда тәртипсезлекләр булганы хакында хәбәрләр алынды. Хуҗаларының бәгъзе малларга кыйммәт бәһа сорауларына ачу иткән булып, кайсы кибетләрне талаганнар. Вә бу низам (тәртип) вә шәригатькә хилаф (каршы) эшкә мөселманнар да катышканнар. Мондый хыянәт - мөселманнар өчен йөз кызарта торган эштер. Мондый кабәһәт эшкә һичбер тарафта юл бирмәскә кирәк.

Әллә хөррият булды дигәч тә, бәгъзе караһлык кеше малын алырга да хөррият булды дип беләләр микән. Моның һич булу иһтималы юк. Вә дөньяда һичбер вакытта хак гайрене алырга ирек булганы юк, моннан соң да булачак түгел. Талау булган җирләрнең һәммәсенә мәхкәмә тәфтишчеләре (тикшерүчеләр) чыгачак. Тиздән хөкем булып, гаеплеләр җәза кылыначаклар. Мәмләкәтемездә хөкүмәт үзгәрде, вәзирләр вә күп төрле алмаштылар, әмма законның һич үзгәргәне юк. Гаепле кешеләргә, хосуса иң кирәкле вакытында тынычлыкны бозган кешеләргә җәзалар бик каты булырлар. Һич акылга сыймаган хилаф шәригъ вә хилаф низам, талау эшенә катышкан мөселманнар кызганычтырлар. Муллалар вә мөгаллимнәр бу хосуста авыл халкына насыйхәттә булсалар, яхшы булыр иде.

Яңа маркалар. (Петроградтан.) Почта вә телеграф баш адресыннан Русиядәге һәрбер почта вә телеграф васләтләрен (элемтә) тәэмин итү өчен, бик күп почта галәмәтләре (маркалар) кирәк булачагыннан, ул кадәр күп маркаларның араларын әүвәлдәгечә тишеп чыгу мәмләкәт кәгазьләрен әзерли торган экспедиция өчен читен бер эш булдыгыннан, яңадан хосусый әмерләр булганчы, аралары тишелмәгән марклаар, тишелгән маркалар илә бер хөкемдә булып истикмәл ителәчәктер (тулыландырылачак).

Гаяз Исхакыйның бөек әсәрләреннән "Зөләйха" беренче мәртәбә куела

Большой театр Габдулла Кариев идарәсендә татар драмасы. Җомга көн, 17 мартта. Габдулла Кариевның бенифисы. Тамашага куеладыр татар сәхнәсендә беренче мәртәбә Гаяз Исхакыйның бөек әсәрләреннән "Зөләйха" (фаҗигә, 4 пәрдәдә, 5 мөназәрәдә). Гыймади карт һәм Габдулла мөрид рольләрен бәйрәм сәхибе (хуҗасы) Габдулла Кариев иҗра итәчәк. Уенга иллегә якын кеше иштирәк итәчәк (катнашачак).

Беренче пәрдәдә туй күренешендә һәм 4нче пәрдәдә Солтанәхмәд Габәши тарафыннан пьесага махсус язылган музыка иҗра ителәчәк. Бу пьесаның үзенә махсус расходы күп булганлыктан урын бәһаләре бераз гына арттырылды.

Ханымлар җыелышы. Кичә сәгать икедә мөселман ханымнар “Совет” театрында мәҗлес ясап, үз хәлләренә мөнәсәбәтле мәсьәләләр хакында мөзәкәрәдә (сөйләштеләр) булдылар.

Казан мәдрәсәләрендә хәрәкәт. Хөррият хәбәре ишетелүе берлә, Казан мәдрәсәләрендә хәрәкәт башланып, үзара җыелышлар ясалды. Һәрбер мәдрәсәдән вәкилләр җыелып, үз араларында бер җәмгыять төзеделәр. Шул җәмгыятькә рәис, сәркатиб вә аларга бер хәзинәдар сайладылар. Шул ук мәҗлестә үз араларындагы бөтен Казан мәдрәсәләрендәге шәкертләр исеменнән Казандагы мөселман комитетына ике вәкил сайланып кертелде.

Кымыз эчүчеләр дикъкатенә. Үткән елда кымыз эчәргә теләүчеләрнең күбесе урын вә кымыз тапмадылар. Бу хәл быел да булыр. Әмма мин аз бер мөкяфәт белән кымыз эчәргә теләүчеләргә яхшы фатир вә елына күрә арзан бәһа белән яхшы кымыз һәм ашамак-эчмәк нәрсәләре табып бирәм, урыны да гаять гүзәл вә манзаралы һәм һавасы сәламәт булыр. Хәзер дә тәэмин ителеп куярга теләүчеләр бөтен теләкләрен тәфсил, бәян кыйлып миңа хат язсыннар.

Адресым: Уфа, Уфимск, 48. Г.М.Гафурову.

Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде

XS
SM
MD
LG