Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Айшә авылында чегәннәрнең тагын дүрт йортын сүтәргә кушты


Яшел Үзән мәхкәмәсе утырышы, 16 март, 2017 ел
Яшел Үзән мәхкәмәсе утырышы, 16 март, 2017 ел

Яшел Үзән шәһәре мәхкәмәсе 16 мартта, Айшә авыл биләмәсенең башкарма комитеты дәгъвәсен канәгатьләндереп, чегәннәрнең тагын дүрт йортын канунсыз дип тапты һәм аларны үз акчаларына сүтү турында карар чыгарды.

Мәхкәмә пәнҗешәмбе Янош Кальдрас эшен карады. Аның исеменә язылган җир кишәрлеге бар, ә кишәрлектә бер йорт теркәлгән. Айшә башкарма комитеты фикеренчә, башка дүрт йорт теркәлмәгән һәм сүтелергә тиеш.

Айшә авыл биләмәсе вәкиле Юлия Нечаева мәхкәмәдә белдергәнчә, чегәннәрнең йортларын халык җыеннарыннан соң тикшерә башлаганнар. Нечаева сүзләренә караганда, авыл халкы үзләрен чегәннәрдән койма белән аерып куюны сораган. Ул "чегәннәр һәм авыл халкы арасында низаглар булды" дип белдерә.

Авыл биләмәсе вәкиле йортлар янгын иминлеге кагыйдәрен бозып төзелгән, чөнки алар мич белән җылытыла, дигән дәлил дә китергән. Чегәннәр яшәгән урында санитария нормалары үтәлми, дип тә белдергән Нечаева. Моннан тыш ул чегәннәр йортларын электр челтәренә дә канунсыз тоташтырган дигән.

Мәхкәмә Айшә башкарма комитетының дәгъвасын канәгатьләндерде. Дүрт йорт ике ай эчендә сүтелергә тиеш.

15 мартта Яшел Үзән мәхкәмәсе Айшә авылында чегәннәрнең биш йортын сүтү турында, ә аңа кадәр тугыз йортны сүтү турында карарлар чыгарган иде.

Хокук яклаучылар әлеге вакытта бу карарларны шикаять итәргә тырыша.

Бер ай элек Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгинның чегәннәрга карата әйткән сүзләрен тикшерергә һәм "исәпкә алырга" кушты. "Идел.Реалии" сайты хәбәрчесе Нәфыйковка Александр Тыгинның "Акчаны үзе эшләп тапкан бер генә булса да чегәнне күрсәтегез миңа. Музейга куярбыз. Шәһәр тарихында бердәнбер булачак" дип 2015 елның ноябрендә әйткән сүзләрен кабатлап күрсәтте.

XS
SM
MD
LG