Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскосмос кешеләрне Айга, NASA – Марска җибәрергә әзерләнә


Узган атнада NASA Марска кешеләрне җибәрү програмын раслаган. Роскосмос исә Айга очарга теләүче астронавтларны туплый башлый. Кешелекнең галәмне өйрәнү омтылышы – безнең фәнни күзәтүдә.

Әле күптән түгел генә NASA яшәүгә яраклы була алган җиде яңа экзопланета табуын игълан итте, кешелек инде үзенең галәмне өйрәнүгә һәм яңа планеталарга баруга әзерлеген белдерә. Соңгы көннәрдә мондый хәбәрләр АКШ һәм Русиядән килде.

АКШ Конгрессы NASA оешмасының алдагы 5 елга финанс планын һәм эшләячәк эшләрен раслады. Әйтик, 2017 елга оешмага $19,5 млрд бүленеп бирелде. Бу акчага галәмне өйрәнү, Халыкара галәм станциясендә тикшеренүләр һәм фәнни эзләнүләр башкарылырга тиеш. Шулай ук биш еллык планда экзопланеталарны өйрәнү дә каралган.

Инде 2017-2018 елларда NASA Марска кеше җибәрүнең җентекле планын булдырырга тиеш. Кызыл планетага кешене җибәрү 2033 елга планлаштырыла. 2020 елда исә планетаны өйрәнү максатыннан анда җиһазларны җибәрергә җыеналар.

АКШның яңа президент идарәсенең Конгресс канунын ничек кабул итәчәге дә әлегә билгесез. Дональд Трампның Марска очышны хуплаганы билгеле, ләкин февраль аенда гына президент идарәсе Айга күбрәк игътибар итәргә һәм галәмне өйрәнү бюджетын кыскартырга тәкъдим иткән иде. Шуңа күрә Марска очу теләге әле чынга ашмаска да мөмкин.

Айга очарга теләсәң..

Русиядә яшәүчеләрнең исә инде якын киләчәктә Айга очу мөмкинлеге барлыкка килде. Русиянең галәм оешмасы Роскосмос Айга очу өчен астронавтларны җыю бәйгесен игълан итте. Бәйге нигезендә 5-8 кешене сайлап алу планлаштырыла.

"Максат - яңа "Федерация" галәм корабының очучылары була алачак, Халыкара галәм станциясе програмы нигезендә эшләячәк иң яхшы белгечләрне сайлап алу. Алар Айга очачак беренче русиялеләр булачак", диелә дәүләт оешмасының рәсми белдерүндә.

Намзәтләрне җыю бу елның ахырына кадәр дәвам итәчәк, декабрьдә исә нәтиҗәләр игълан ителәчәк. Астронавтлыкка гаризаны яше 35тән артмаган Русия ватандашы бирә ала, аның инженер, фәнни яки очу белгечлеге буенча югары белеме булырга тиеш. Шулай ук инглиз телен белү мәҗбүри.

Узган ел Роскосмос Айга очу ниятен хәбәр иткән иде. Кешене Айга җибәрү 2025-2030 елларда булачак дип көтелә. 2035 елга кадәр исә Җирнең бердәнбер иярченендә Русия базасын төзү башланырга тиеш.

Курцвейл: Сингулярлык инде якын

Фәнни күзәтүебезне кызыклы белдерү белән тәмамлыйбыз. Танылган футуролог Рэй Курцвейл кешенең шәкли фәһем (ясалма интеллект) белән сингулярлыгы (бергә агылуы) инде 2029 елда булачак, дип белдерде. Бу кешеләргә файда гына китерәчәк һәм тормыш сыйфатын яхшыртачак дип саный галим.

Кешеләр үз аңнарын виртуаль "болыт"ка күчерәчәк һәм баш миләрен "җиңеләйтә" алачак. Бу баш миенең яңа мөмкинлекләрен ачачак, сөйләшү, фикерләү, юмор сәләтен яхшыртачак, ди Курцвейл. Илон Масктан аермалы буларак, ул шәкли фәһем кешеләргә куркыныч тудыра ала дип уйламый.

Күпчелек галимнәр фикеренчә, роботлар һәм кешеләрнең интеллект дәрәҗәсе тормышка ашса да, бу XXI гасыр уртасыннан да иртәрәк булмаячак. Ә кайберәүләр моңа, гомумән, ышанмый да.

XS
SM
MD
LG