Accessibility links

дүшәмбе, 24 апрель 2017, Казан вакыты 16:39

Оппозициядәге сәясәтче Алексей Навальный Мәскәү үзәгендә 15 мең кеше катнашында коррупциягә каршы чара үткәрергә тели.

Оппозициядәге сәясәтче Алексей Навальный Мәскәүнең Тверь урамында митинг килештерелде дип белдерде. Бу хакта Навальный үзенең сайтына хәбәр урнаштырган.

18 март Мәскәү хакимияте Навальныйның коррупциягә каршы оештырырга теләгән митингына рөхсәт бирмәгән иде. Шәһәр рәсмие рөхсәт бирмәүне "митинг машиналар йөрүгә комачаулаячак һәм шул сәбәпле кешеләрнең хокуклары бозыла" дип аңлаткан.

Мәскәүнең төбәк иминлеге һәм коррупциягә каршы тору департаменты башлыгы Владимир Черников чараны үткәрүгә рөхсәт бирү-бирмәне хакимиятләр яңадан карамаячак дип белдергән иде.

14 март Навальный Мәскәүнең үзәк урамнарының берсендә марш һәм Кремль янында митинг үткәрү тәкъдиме белән чыга. Анда 15 меңгә якын кеше катнашачак дип белдерелә.

17 март Казан башкарма комитеты Алексей Навальныйның Казандагы сайлау штабы башлыгы Эльвира Дмитриевага Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның вазифасыннан китүен таләп итеп митинг уздыруга рөхсәт бирмәгән иде.

Дмитриева Казан башкарма комитетына 26 мартта митинг уздыру турындагы гаризаны 14 мартта тапшырган булган. Ул Мулланур Вахитов һәйкәле, Камал театры янындагы мәйданнарның берсен яки Крылья Советов паркын килештерүне сораган.

17 март Томскидагы чара, шартлау мөмкинлеге бар дип, туктатылды. Навальный бу хәлне көлке дип бәяләде һәм хакимиятләрне "идиотлар" дип гаепләде. 6 март Түбән Новгородта Навальный үз бүлеген ачу вакытында да каршылыкларга очрады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG