Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 15:03

Милли музейның бер өлеше, Тукай, Сәйдәш, Җиһанов музейлары төзекләндерү көтә. Шәриф Камал һәм Китап музееның да кайчан ачылачагы билгеле түгел.

17 март Татарстан милли музеенда үткән гыйльми утырышта узган елгы эшчәнлеккә хисап ясалды, башкарылачак эшләрнең кайберләре телгә алынды. Азатлык татар шәхесләре музейларының хәлен белеште.

Кайсы гына татар шәхесе музееның ишегенә барып тотынма, хәлләрнең куанырлык түгеллегенә тап буласың. Татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салган композитор Салих Сәйдәш музее менә ничә еллар инде ябык тора. Бу музей Казанның Тинчурин театры янына урнашкан. Сәйдәш музее – Милли музейның бер бүлеге. Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, Сәйдәш музее яңадан эшләп киткәнче әле тагын кимендә бер-ике ел узарга мөмкин.

Гөлчәчәк Нәҗипова

Гөлчәчәк Нәҗипова

"Музейда Салих Сәйдәш яшәгән бүлмәне тарихи халәтендә күрсәтәсебез килә. Концепция әзер. Элек авангард стилендә эшләнгән иде. Хәзер без аны классик музей вариантында төзекләндерәчәкбез. Сәйдәш музеен яңадан ачу өчен бер-ике ел кирәк булыр дип уйлыйм", ди Нәҗипова.

Композиторның бабасы Бикчәнтәй яшәгән Биектау районы Өбрә авылындагы музей яңадан салынды. Район сайтында язылганча, бу эшләр 10 миллион сумга төшкән. Музей май аенда ачылыр дип көтелә.

Тукай музееның ишек алды

Тукай музееның ишек алды

26 апрель Тукайның тууына 131 ел тула. Тукайның 130 еллыгына әзерләнгәндә түрәләр шагыйрь музее да төзекләндереләчәк дип белдерде, төзекләндерү хөкүмәт планына да кертелде. Юбилейга санаулы көннәр генә калганда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Азатлыкка "юбилей ел буе дәвам итәчәк" дип, төгәлләнмәгән эшләргә артык борчылмавын белдергән иде.

Азатлыкка 2016 елның сентябрендә Нәҗипова музейда эшләрнең ни сәбәпле тоткарлануын аңлатып, "бинада инженер тикшеренүләре уздыру һәм эш кәгазьләрен әзерләү өчен бәйге игълан ителде, аңа 6 млн сум акча карала", дигән иде.

Тукай музее

Тукай музее

Гөлчәчәк ханым сүзләренчә, 6 млн сумга бәяләнгән инженер тикшерү эшләре хәзер тәмамлану алдында. Шулай да ул Сәйдәш һәм Тукай музейларын төзекләндерү 2017-2030 елларга эш планына кергәнлеген әйтә.

"Тукай музеенда эчке эшләрне башкарачак оешмага бәйге игълан ителде. Шушы көннәрдә подрядчы билгеле булачак. Әгәр яхшы подрядчы булса, эш тиз башкарылачак. Яхшыга өметләник", ди Нәҗипова.

Гөлчәчәк ханым сүзләренчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай музеендагы хәлләрне белә. Президент дистә еллар ябык торган Шәриф Камал музеенда Татар китабы йортын булдыру идеясен дә хуплаган. Камал музее ишеге дистә ел элек ябылды, анда әле дә консервация эшләре бара.

Шәриф Камал музее

Шәриф Камал музее

"Мондый кечкенә бинада, алдан уйланылганча, татар әдәбияты музеен оештырып булмый. Төрле тәкъдимнәр булды, XX йөз татар әдәбиятының феноменаль үсеше музеен ясау идеясе дә бар иде хәтта. Болай эшләсәк, әдәби тарихның саллы өлешенә күз йомар идек. Шуннан китап йорты булдыру фикеренә тукталдык. Дөрес, бинага әле төзүчеләр кермәде. Авария-тикшерү эшләре башланды", ди Нәҗипова.

Искәндәр Гыйләҗев

Искәндәр Гыйләҗев

Татар галимнәре арасында икене бер һәм берсен юк итүне хупламаучылар да бар. Аларның берсе – КФУ галиме, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты мөдире Искәндәр Гыйләҗев.

"Алар икесе дә кирәк. Шәриф Камал музее да, Татар китабы музее бигрәк тә. Чөнки татар китабы – зур феномен ул", ди Гыйләҗев.

Шәриф Камал музееның арткы ягы

Шәриф Камал музееның арткы ягы

Композитор Нәҗип Җиһанов музее да ремонтка мохтаҗ. Моннан дистә еллар элек авария хәлендә дип ябылган иде ул. Эшләр бөтенләй башланмаган. Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, эш музей-йортның күршесендәге фатирны сатып алуга барып төртелгән.

"Фатирны сатып алу, кешеләрне күчерү эшләре тиз башкарыла торганнардан түгел", ди Нәҗипова.

Насыйри музее

Насыйри музее

Казандагы Каюм Насыйри музее экспозицияләре дә яңартуга мохтаҗ. Бу хакта да Азатлыкка Нәҗипова әйтте.

Ул тагын бер проблемны аерып күрсәтте. Хәзерге кануннар нигезендә лицензия алынмаган җирләрдә реставрация үткәрү тыела. Милли музей әлеге рөхсәтне алырга җыена. Әнә шул сәбәпле Милли музей үзе дә тулы куәтенә эшләми. Нәҗипова сүзләренчә, янгыннан музей әле дә мантый алмый.

Милли музейның ишегалды

Милли музейның ишегалды

"Музейда янгын чыкканга 30 ел тулды. Аннан үзгәртеп кору еллары башланды. Республика бик авыр елларны кичерде. Бу 30 ел эчендә музей өлешләп булса да күргәзмәләр үткәрергә, эре музейларның күчмә эспозицияләрен кабул итәргә бөтен көченә тырышты. 2006 елда, ниһаять, Татарстанның борынгы экспозицияләрен күрсәтә алдык. Әмма безнең реставрациягә мохтаҗ экспонатлар әле дә бар, залларыбызның да бөтенесен файдалана алмыйбыз. Экспонатларны саклау бинасы бөтенләй аяныч хәлдә. Бөтен ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек музей үзәге булдыру кирәк", ди Нәҗипова.

Аның сүзләренчә, Татарстан президенты Милли музейның хәлләрен дә белә. Үзе килеп караган, ремонт эшләрен башларга дип тә кушкан. Милли музейда да инженер-тикшеренү эшләре башланырга тора. Ә менә проектлау өчен акча бүлеп бирелмәгән әле.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG