Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кулаткыда татар саны кими


Кулаткы укуларында катнашучылар
Кулаткы укуларында катнашучылар

Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында дин әһелләре, галимнәр катнашында уналтынчы мәртәбә “Кулаткы укулары” дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Оештыручылар быел аны “Ана булу – бөек исем. Нәрсә җитә ана булуга” дип атаганнар. Фәнни конференция өчен тема сәеррәк яңгыраса да, әлеге җирлек өчен бик актуаль булуын күрсәтте.

Кулаткы укуларын ел саен оештыруда Казанның "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин тырышлык куя. Башкала остазының Казаннан биш йөз чакырым ераклыкта урнашкан 12 мең халык яшәгән район өчен тырышып йөрүе юкка гына түгел. Заманында Сембернең үзендә яшәп, өлкәдә милли хәрәкәт өчен шактый тырышкан кеше ул. “Биредә, безнең мәдрәсәдә укыган шәкертләр шактый. Милли мәсьәләгә караган җитәкчеләр белән уртак тел табу да җиңел. Монда тынышларыбыз булганга да, безнең эшләребез матур гына бара. Татарстаннан читтә яшәгәндә, ничек кенә булмасын, мондый җыеннар ул милләтне, халыкны берләштереп тора. Без татар телле буларак күбрәк милли мәсьәләләргә игътибар бирәбез”, ди Ильяс хәзрәт.

Кулаткы районы Сембер өлкәсенең көньягында урнашкан һәм ул 98 процент татардан тора. Әлегә дип әйтеп була. Чөнки районда 1989 елдан бирле халык саны азая бара.

Сембер өлкәсе татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәмис әфәнде Сафин биләгән вазифасына күрә Кулаткы районы халкы "менә дигән яшәп яталар" дип белдерсә дә, проблемнарны ачыктан-ачык әйтә:

Кулаткылар – таш өстендә чәчәк үстерүче халык

– Кызганычка каршы, Кулаткы – аграр район. Әмма аларның җирләре бик начар. Мин һәрвакыт алар хакында таш өстендә чәчәк үстерүче кешеләр дип әйтәм. Шуңа карамастан алар менә дигән итеп яшәп яталар. Әлбәттә, аларның үзләренә карата проблемнары да бар. Беренчесе – аларда уңыш җыеп алу иң авырларның берсе. Иң аз уңыш монда чыга. Аннан соң туучыларның саны, үлүчеләргә караганда бик күпкә аз. Яшь гаиләләр кору да Кулаткы ягында аз. Моның сәбәбе нәрсәдә? Беренчедән, Кулаткы районында кече һәм урта ширкәтләр оешмаган. Алар аз монда. Шуңа күрә яшьләрнең күбесе Сарытау, Самар, Ульянга китә. Бу яшерен әйбер түгел һәм Кулаткы өчен иң зур проблем булып тора, ди өлкә татарлары башлыгы.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Чынлап та, Кулаткы районы башлыгының беренче урынбасары Венера Деникаева китергән мәгълүматларга күрә, хәлләр катлаулы. Татар дөньясында бердәнбер 98 процент милләттәшебез булган уникаль бу районда 2014 елда 88 бала туса, 290 кеше үлгән. 2015 елда 73 бала туса, 2016 елда нибары 66 бала бала дөньяга килгән. 250 кеше бакыйлыкка күчкән.

Казаннан торып Кулаткы укуларын оештырган Ильяс хәзрәтнең конференциянең быелгы темасы итеп аналарны алу да юкка түгеллеген шунда аңлап була. Чөнки монда килен-кияү, төп йорт, кендек каны тамган җир, аны ятим итү кебек темалар күтәрелде.

Казаннан, Самардан, Чуашстаннан килгән дин әһелләре шәригать тарафыннан бу төшенчәләрнең никадәр мөһим икәнлеген сөйләделәр.

Җәлил хәзрәт Фазлыев (c) һәм Ильяс хәзрәт Җиһаншин
Җәлил хәзрәт Фазлыев (c) һәм Ильяс хәзрәт Җиһаншин

Җыенның төп каһарманы Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев булды. Вакыт-вакыт җәмгыяви яңгыраш алырлык тәкъдимнәр белән чыкты ул:

“Менә хөкүмәт өченче туган балага җир кишәрлеге бирә. Авылда болай да җир күп, бер миллион акча бирсен ул, яшьләр шул вакыт калыр иде, гаилә корып, йорт төзер иде”, дип урысчалап та әйтеп куйды. Монысы президиумда утырган урыс телле түрәләр аңласын өчен булды.

Чынлап та Кулаткы районында бер ачык мәсьәлә бар: яшь гаиләләр аз корыла. Рәсми мәгълүматларга күрә, районда 2014 елда нибары 62 гаилә барлыкка килсә, 2016 елда 39 га калган. Венера Деникаева, алар арасында яшьләр бик аз, ди.

Бер кызып киткәч, Татарстан казые яшь гаилә коруда килеп туган мәсьәләләрне шәрехләүне татарчалап дәвам итте:

Авыл ник бетә? Төп йортта килен булмаганга

“Балтач районында әхлак дәресе укытабыз. Чирек саен ачык дәрес күрсәтәбез. Шунда балалардан сорыйм: кем әнисен картлар йортына илтеп ташлаячак? Берәү дә юк. Кем төп йортка килен булып төшә? Берәү дә кул күтәрми. Ялгыз картлар, караучысыз карчыклар, картлар йортындагы әбиләр – шул төп йортта килен булмаганнан бит инде. Авыл ник бетә? Төп йортта килен булмаганга бит. Демографик хәл ник начар – төп йортта килен булмаганга. Әби белән бабай калып, ул төп йортны дәвам итә алмый бит инде. Килен барыбызга да кирәк, әмма кайнана янына беребез дә кызларыбызны бирәсебез килми. Алай итәргә, болай итәргә кирәк, кредит алырга кирәк... кыз гына чыгып китсен. Алай булмый бит инде. Ярар, менә матур гына йортлар төзибез, ә алар кемгә кала?

Әгәр безнең хөкүмәт тә, әни булганы өчен зурласа, мәктәптә дә кыз балаларны сез әни булырга тиеш дип өйрәтсәк, егетләрне сез әти булырга тиеш дип өйрәтсәк, җәмгыять нормаль булыр иде”, диде казый хәзрәт.

Мондый сүзләр ишеткәч, җыенда күпчелек катнашучы-тамашачылар булган әби-бабайлар чүттән генә кул чабып җибәрмәде.

Хөкүмәт әни булганы өчен зурласа, мәктәптә кыз балаларны сез әни булырга тиеш дип өйрәтсәк, егетләрне сез әти булырга тиеш дип өйрәтсәк, җәмгыять нормаль булыр иде

“Әни хезмәте ил дә бәяләнми, әни булганы өчен хөрмәт ителми. Ителә ул "галочка" өчен генә. Чын түгел бу хөрмәт, – дип дәвам итте Җәлил хәзрәт. – Җырлаган артисткага машина ачкычы бирәләр, әни булганы өчен юк. Ә демография кирәк! Хөкүмәтне дә гаепләп булмый, анда да бит без үстергән балалар утыра. Һөнәр алыгыз, күп акча эшләгез дип үстердек бит”, дип сөйләгәч, әби-бабайлар тынын чыгармады бу очракта.

Ул гына да түгел, конференция темасында билгеләнмәсә дә, җирле халык өчен үтә актуаль булган тагын бер теманы ачып салды Җәлил хәзрәт. Хөкүмәт җир кешесенең кадерен белми дип белдерде ул:

Кулаткы урамы
Кулаткы урамы

“Бездә җирдә эшләгән кешенең кадере юк. Җирнең, җир кешесенең, җир һөнәренең, авылда эшләгән кешенең кадере юк. Менә заводка бер кило тимер керсә – ничә кило кадак ясап чыгаралар? Бер килодан кимрәк чыга. Иң яхшы заводта та кергән чималга караганда продукция кимрәк чыга. Җиргә ярты бәрәңге утыртасың – күпме бәрәңге аласың?

Авылда эш юк диләр. Менә мин 60 ел авылда торам, эшнең беткәне юк

Бердәнбер өстәмә продукция бирә торган әйбер – җир. Җир арттырып бирә хезмәтеңне. Шуңа күрә гомер буе авыл хуҗалыгын талаганнар. Индустриализация дә авыл хуҗалыгы хисабына булган. Әмма без бүген балаларыбызда җиргә мәхәббәт, җирдә эшләргә дип тәрбияләмибез. Авылда эш юк диләр. Менә мин 60 ел авылда торам, эшнең беткәне юк”, дип шактый гыйбрәтле хәлләрне искә алды Татарстан баш казые. Җыенда катнашучылар монысын да бик хупладылар. Әмма нишләргә мәсьәләсе ачык булып калды. Хәер, Җәлил хәзрәт, җавап көтеп тормады халыктан, сүзен дәвам итте:

Авылыгыз кечкенә Швейцария сыман. Шушында яшәрлек балалар тәрбияли алмагач, без үзебез гаепле

“Кичә бөтен районыгызны карап әйләндек. Нинди матур табигать, авыллар, таулар, елгалар... Кечкенә Швейцария сыман. Шушында яшәрлек балалар тәрбияли алмагач, без үзебез гаепле бит инде. Менә бу җирләр кемгә калачак? Бөтен дөньяда җир җитми, җир өчен сугыш бара. Ә монда җир вәйран булып ята”, дип йомгаклады ул.

Кулаткы укуларында йөзләгән кеше катнашты. Алар өчен чыгышлар үзенә күрә бер фикер ачыклыгы, үз-үзләренә читтән торып карау булды.

Кулаткыда җәмигъ мәчет
Кулаткыда җәмигъ мәчет

Оештыручы Ильяс хәзрәт Җиһаншин да, Кулаткы укулары һәрберсе аерым темаларга багышланып алына икән, ул күбрәк тормыш, яшәеш белән бәйләнгән, дип белдерде. Гадәти, дежур гына тоелган аналар темасы Кулаткыда бөтенләй башка яңгыраш алды. Җыенның түрендә район җитәкчелеге утырды. Район башлыгы данлыклы эшмәкәр, хәйрияче, дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Эдуард Ганиев конференцияне алып барды. Шунысын да әйтү кирәк - кем белән генә сөйләшсәк дә, Эдуард Ганиев булмаса, безнең район бетәчәк иде ул, ярый ул саклап, туплап бара дип белдерде.

Былтыр гына зурлап татар авыллары Сабантуен уздырган, мәктәпләрендә атнасына бер сәгать булса да туган тел өйрәткән, 30лап мәчете (бер Кулаткыда гына 5 мәчет) булган, тулысынча татарлардан гына торган Кулаткы районы шулай итеп үзенең проблемнарын уртага салып сөйләште.

XS
SM
MD
LG