Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәзерге татар прозасына нинди әсәрләр кирәк?


Хәзерге яшьләр татар прозасыннан кемнәрне укый?
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:07 0:00

20 март Казанда "Яңа татар прозасы" әдәби бәйгесенә багышланган матбугат очрашуы үтте. Азатлык хәбәрчесе очрашу кунакларына сораулар биреп, бүгенге көн прозасында татар милләтенә хезмәт иткән, татар тарихына багышланган әсәрләрне барларга тырышты.

"Бүген гаризаларны тапшыруның соңгы көне. Алга таба яшь язучыларыбыз җибәргән әсәрләргә бәя бирү башланачак", дип башлады сүзен әдәби бәйгегә нигез салучы, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина. Жюри иҗади эшләрне карап, аларны дүрт төркемгә бүлергә уйлый. Һәркайсына бер остаз сайлап куелачак. Яшьләр ай дәвамында остазлары белән мастер-класслар үтеп, аларның тәҗрибәләрен өйрәнеп, бер проза әсәре язачак. Җиңүче шул ахыргы язма буенча билгеләнәчәк.

"Яңа татар прозасы" бәйгесенең төп бүләге - бер мең евро күләмендә акчалата премия. Җиңүче майда билгеле булачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин чараның иганәчәсе Финляндиянең Тампере шәһәре Ислам мәхәлләсе татар җәмгыяте җитәкчесе Вахит Вафин булуын, дүрт премиянең икесе яшь тарихчыларга, берсе – яшь композиторга, берсе шушы бәйге җиңүчесенә биреләчәген әйтте.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйгегә килгән әсәрләрдә күбрәк яшьләр арасында популяр булган мәхәббәт темасы күтәрелә. Шулай ук тормыш-көнкүреш, яман шеш белән авыручылар, бала һәм әти-әни мөнәсәбәтләренә кагылышлы иҗади язмалар да бар икән.

Яшьләр остазлар белән мастер-класслар үтеп, тәҗрибәләрен өйрәнеп бер әсәр язачак

Йолдыз Миңнуллина белдергәнчә, әлеге чара конкурс булудан тыш “лаборатория” яшьләргә белем бирү мәйданчыгына әвереләчәк. Остазлар итеп бүгенге көндә актив һәм күпләр тарафыннан яратып укылучы язучылар Ркаил Зәйдулла, Илдар Әбүзәров, Халисә Ширмән һәм Нәбирә Гыйматдинова билгеләнгән.

Азатлык хәбәрчесе “Яңа татар прозасы”бәйгесен оештыручыларга, “Соңгы өч елда басылган, татар милләтенә хезмәт иткән, татар тарихын ачкан нинди әсәр укыдыгыз? Кайсын уңышлы дип саныйсыз?” дигән сорау бирде.

Тәбрис Яруллинга, мәсәлән, Нурихан Фәттахның “Аклан” һәм Фәүзия Бәйрәмованың “Кырык сырт” китабы ошаган. Соңгысын хәтта кулдан-кулга йөртеп укыганнар.

“Искиткеч роман. Китап милләт тарихына да кагыла. Язу теле дә безнең буынга бик якын. Җиңел укыла, ләкин көчле тәэсир итә. Тулы метражлы фильм өчен менә дигән сценарий”, ди ул. Тәбрис Марат Кәбировның “Бердәнбер һәм кабатланмас” әсәрен укып бетерә алмаган. Кәбиров исә Йолдыз Миңнулиннаның яраткан язучысы икән.

“Белмим, китап ни дәрәҗәдә татар тарихына бәйледер. Мин аны бәйле дип саныйм. Һәрхәлдә Марат Кәбировны татар әдәбияты тарихына шактый зур өлеш керткән кеше дип саныйм. Шулай ук Фәүзия апаны даими рәвештә укып барам. Татар сүзе әйтелүгә ул искә төшә, мөгаен иң уңышлы милли әсәр аныкыдыр”, ди Йолдыз.

Бәйгенең төп бүләге - бер мең евро күләмендә акчалата премия

Бәйгене оештыручыларның берсе - “Ялкын”, “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Илназ Фазуллин соңгы елда укып чыккан китаплары арасында Рифә Рахман хикәяләрен һәм Вахит Имамовның тарихи әсәрләрен атады.

Бәйгене оештыручылар прозада яңа язылган әсәрләр арасында татар тарихына игътибар җитү-җитмәү турында сөйләргә теләмәделәр. Илназ Фазуллин әйтүенчә, һәр язучының үз укучысы, үз тәнкыйтьчесе табыла. “Бәя бирергә компетентлы түгелмен дип саныйм үземне. Ә болай әйтеп үтсәк, Вахит Имамов әсәрләрендә татар тарихы тулысынча күтәрелә. Калган әсәрләр татар телендә язылган булуы белән генә дә татар халкының яшәешенә, үсешенә өлеш кертә дип әйтергә мөмкин”, диде баш мөхәррир.

Йолдыз Миңнуллина татарда әдәбият һәм театрны тәнкыйтьләргә теләсә кем алына дип саный. “Моның өчен ун ел укырга кирәк әле. Татар тарихына игътибар бәлки җитеп тә бетмидер. Ләкин гел шул бер теманы күтәрәбез: безнең шанлы тарихыбыз, бетеп барабыз. Ә кайчан без алга бара башлыйбыз? Кайчан кичәгедән китеп, иртәгәге көнне күрә башлыйбыз? Безгә бәлки башка темалар эзләп караргадыр?” диде ул.

XS
SM
MD
LG