Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәп – милләтне бетерү урынымы?


Китап тышлыгы
Китап тышлыгы

Нигә ата-аналар мөселман-татар балаларына кече яшьтән әкренләп кенә христианлык рухы сеңдерү белән килешәләр? Нигә мәгариф министрлыгы һәм дин әһелләре бу дәреслекләрне тикшерми һәм дәреслекләр аша чукындыруга ризалашалар?

Татарстан мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда ук христиан динен аңлаткан дәреслекләр буенча укытулары турында язган идек инде. Әйтик, табигать белеме дәреслеге булган “Окружающий мир” китабында 2нче сыйныф укучыларына христиан дине бәйрәмнәре һәм аларның “изгеләре” турында тулы мәгълүмат бирелгән. Татарстан мәктәпләрендә христиан динен данлаган тагы бер дәреслеккә тап булдык, ул – 2нче сыйныф укучылары өчен “Литературное чтение” китабы. Бу дәреслек тә Мәскәүдә басылып чыккан, аның авторлары – Л.Ф.Климанова, Л.А.Виноградская, В.Г.Горецкий. Китапның 60нчы битендә, “Семейное чтение” дигән бүлегендә, А.Майковның “Христос воскрес” дигән шигыре басылган. Шигырь түбәндәге юллар белән башланып китә һәм шул чиркәү рухында дәвам итә:

Повсюду благовест гудит,
Из всех церквей народ валит.
Заря глядит уже с небес...
Христос воскрес! Христос воскрес!

8 яшьлек татар баласы Христосның кем икәнен һәм аның ничек яңадан кубарылуын аңларга тиеш була. Ә татар баласына нигә кирәк ул?

Шул ук биттә йодрык кадәр пасха йомыркасы да ясап куйганнар, аңа да “ХВ” хәрефләре язылган, ягъни, “Христос воскрес” инде. Укытучы шушыны мәктәптә балаларга аңлатырга тиеш, ә 8 яшьлек татар баласы Христосның кем икәнен һәм аның ничек яңадан кубарылуын аңларга тиеш була. Ә татар баласына нигә кирәк ул? Коръәндә Гайсә пәйгамбәрнең язмышы бөтенләй башка төрле сурәтләнгән, анда аның үлеме дә, яңадан терелүе дә юк. Нигә баланың башын бу нәрсәләр белән катырырга? Һәм бу бит инде әдәби уку дәреслеге аша турыдан-туры христиан динен пропагандалау булып тора! Татарстан һәм Русия Конституцияләре буенча, дин дәүләттән аерылган, шулай булгач, нигә Татарстан һәм Русия мәктәпләрендә христиан дине кыйммәтләре дәүләт дәреслекләре аша укытыла? Болай булгач, башка диннәр дәүләттән аерылган, ә христиан дине дәүләт белән бергә дөньяви мәктәпләрдә үз сәясәтен алып бара булып чыга инде?

Китап бите
Китап бите

Нигә Татарстан мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә укытыла торган дәреслекләрне тикшерми, теләсә нинди китап буенча укытырга рөхсәт бирә?

Ата-аналар нигә бу хакта дәшми? Нигә мөселман-татар балаларына кече яшьтән әкренләп кенә христианлык рухы сеңдерү белән килешәләр? Әллә күңелләреннән килешмәсәләр дә, моңа каршы берни дә эшли алмыйлармы? Нигә Татарстан республикасы мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә укытыла торган дәреслекләрне тикшерми, теләсә нинди китап буенча укытырга рөхсәт бирә? Нигә мөселман дин әһелләре, Татарстан Диния нәзарәте, мөфти һәм имамнар дәшми, татар балаларын мәктәпләрдә дәреслекләр аша чукындыру белән ризалашалар? Бала мәктәптә ун ел вакыт эчендә шәхес буларак формалаша, биредә аның теле – урыс, дине – православ булып чыгарга мөмкин. Мәктәпләр милләтне бетерү урыны булырга мөмкин.

Ата-аналарга, укытучыларга, мәгариф министрлыгы хезмәткәрләренә бу мәсьәләгә нык игътибар итәргә, бөтен дәреслекләрне дә яңадан тикшереп чыгарга, христиан дине билгеләре булган бер генә китапны да мәктәпләргә кертмәскә дигән тәкъдим белән чыгам.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG